Бөгелмәдә эшләүче бизнес вәкилләре үзеңне изоляцияләү режимы чорында актуаль мәгълүматны Telegram мессенджерында, шулай ук кайнар линия телефоны номеры буенча ала алачаклар.
https://t.me/business_bugulma "Бизнес Бөгелмә» рәсми каналына язылыгыз һәм сез бизнес өлкәсендәге иң соңгы яңалыкларны шунда ук белә аласыз, шулай ук үз сорауларыгызны 4-38-65 (165) телефоны буенча бирергә дә мөмкин.
Эшмәкәрлекнең теләсә кайсы формасындагы бизнес вәкилләре Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының эшмәкәрләр эшендәге үзгәрешләр турында рәсми комментарийларын ала алачак.
Чыганак: Бөгелмә муниципаль районы портал.