Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бөгелмәдә осталар ярминкәсе булып үтте

Бөгелмәнең Мәдәният һәм ял паркында “Үзәкләштерелгән район клублар системасы”на кергән Һөнәрләр йорты хезмәткәрләре кул эшләре күргәзмәсе оештырды. Аларның эшләрен карарга дип, балалар гына түгел, ә өлкәннәр дә җыелды.

Анда сәйләннән ясалган бизәнгеч әйберләре, кәгазьдән кәрзиннәр, киндер тукымадан бүләк капчыклары, тукымадан һәм бәйләм җепләреннән курчаклар – төрледән-төрле бүләкләр! Тамашачылар өчен мастер-класслар оештырылды. Алар да бөгелмәлеләр үзләренең сәләтләрен төрле юнәлешләрдә сынап карый алды. Кәгазьдән песи, балчыктан чүлмәкләр һәркемнеке бик яхшы һәм үзенчәлекле килеп чыкты.

Бөгелмә шәһәрен юкка гына һөнәрчеләр шәһәре дип атамыйлар икән, туган җиребез, чыннан да, оста кулларга бай!

Альбина САВИНА, Һөнәрләр йорты җитәкчесе

Елена БАРКАЛОВА, студия җитәкчесе.

Альбина Савина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6