Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөгелмә туган якны өйрәнү музеенда «ТАССР елларында – Бөгелмә тарихы " дип исемләнгән фонд күргәзмәсе ачылды.

Билгеле булганча, 2020 ел Татарстан Республикасында Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу елы дип игълан ителде. Бу - Татарстан Республикасы һәм аның күпмилләтле халкы өчен әһәмиятле вакыйга.

Әлеге вакыйга уңаеннан Бөгелмә туган якны өйрәнү музеенда «ТАССР елларында –Бөгелмә тарихы» дип исемләнгән фонд күргәзмәсе ачылды.

Әлеге күргәзмәдә тәкъдим ителгән күп кенә музей әйберләре (ә бу 100 берәмлеккә якын экспонат) арасында сирәк булган һәм бик әһәмиятлесенә – 1920 елгы дәүләт хезмәт азык-төлек карточкасына тукталасы килә. Безнең алда  уч төбенә сыярлык кечкенә генә дүртпочмаклы бер кәгазь. Йөз яшьлек бу гади генә кәгазь кисәге безгә ниләр турында сөйли ала соң ? Бик күпне икән…

Өч ел ярым дәвам иткән сугыш һәм сигез ай революциядән соң ил икътисады хәрабә хәлендә була. 1918 елда башланган гражданнар сугышы һәм интервенция икътисадны тәмам җимерделәр, илнең иң мөһим азык-төлек, чимал һәм ягулык юлларын боздылар. Предприятиеләргә Донецк күмере, Кривой Рог рудасы, Баку нефте, Төркестан мамыгы килүдән туктый. Украина, Себер һәм Идел буе  шулай ук икмәк һәм ит белән тәэмин итә алмый. 1918 ел ахырында сәнәгать предприятиеләренең 40 проценты эшен туктаткан, илдә тоташ эшсезлек башлана. Илдәге вәзгыять Совет Хөкүмәтен гадәттән тыш сәяси һәм икътисадый чаралар үткәрергә мәҗбүр итә. 1918 елның 13 маенда кабул ителгән Декрет буенча Халык Комиссариатына азык-төлек проблемасын җайга салу буенча киң вәкаләтләр бирелә. Икмәк сәүдәсенә дәүләт монополиясе кертелә. Икмәк һәм авыл хуҗалыгы продуктларының күп төрләре белән шәхси сәүдә итү тыела. Губерна азык-төлек идарәләренә губерния халкының туклану проблемаларын җайга салу вәкаләтләре бирелә. Кискен азык-төлек һәм товар кризисы илдә карточка системасын булдыруга китергән.

1918 елның декабрендә дүрт категория карточкалары эшли. Беренчесенә авыр физик хезмәт белән шөгыльләнүче затлар керә. Икенчесендә – җиңелрәк физик хезмәт белән шөгыльләнүчеләр. Өченчедә – акыл эшчәнлеге белән шөгыльләнүче барлык затлар. Дүртенчедә – эшкә мөнәсәбәте булмаган барлык кешеләр керә. Әмма азык-төлек җитмәү сәбәпле, иң тәэмин ителгән дигәннәре дә рационның дүрттән бер өлешен генә ала алган. Кеше карамагындагылар, зыялылар һәм “элеккеге”ләр азык-төлек белән тәэмин ителә алмаган, еш кына бернинди ризыксыз калганнар.

Моннан тыш, азык-төлек белән тәэмин итү системасы бик гадел түгел, өстәвенә, ул бик буталчык булып чыга. Әйтик, Петроградта гамәлдә булу вакыты бер айдан да артмаган 33 төр карточка булган!

1920 елның 30 апрелендә, төрле карточкалар системаларын контрольдә тоту уңайсызлыгы ныклап сизелә башлау нәтиҗәсендә, Халык Комиссарлары Советы “Хезмәт азык-төлек паегын кертү турында” декрет кабул итә, аның нигезендә авыл хуҗалыгында мәшгулҗ булмаган халык арасында азык-төлек продуктларын бертигез бүлү тәртибе билгеләнә. Барлык халык эшләүче һәм эшләмәүчеләргә бүленгән. Икенче категориягә "ир-атлар һәм хатын-кыз җенесләре һәм аларның гаиләләре, капиталлардан, йортлардан һәм предприятиеләрдән керем белән яки яллаулы хезмәттән керем алучылар,  шулай ук иҗтимагый хезмәттә булмаган “буш” һөнәр ияләре керә. Азык-төлек карточкалары буенча икмәк (шул исәптән он), ярмалар, шикәр һәм көнбагыш мае бүленгән. 1921 елда НЭП сәясәтенә күчү сәбәпле, азык-төлек карточкалары гамәлдән чыгарыла.

Бу азык-төлек карточкасы безнең музейда 1979 елда барлыкка килә. Аны Ахманов фамилияле бөгелмәле бирде. Кызганычка каршы, аның турында бар булган мәгълүмат шушы. Без бу карточканың тарихын белмибез: бу кешегә ул ничек эләккән, аннан кем файдаланган? Бәлки аны тапшыручының туганнары безне кызыксындырган мәгълүматка иядер һәм аның белән уртаклашырга әзер икән, без бу уникаль экспонатның легендасын бик теләп тулыландырачакбыз һәм бу хакта сезгә дә сөйләячәкбез.

Г. АНДРЕЕВА, музей предметларын исәпкә алу буенча белгеч   

С. Рыжакова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса