Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөгелмә табибларына җирле эшмәкәрләр ярдәм итә

Табиб хезмәтенә караганда да мөһимрәк һәм җаваплырак булган башка бер эшне әйтүе кыен.

Ак халатлы кешеләр һәрвакыт мохтаҗларга ярдәм кулы суза. Ә хәзер аларның үзләренә дә ярдәм кирәк вакыт.

         Бөгелмә җитештерүчесе TRIS компаниясе пандемиянең беренче көннәреннән үк Бөгелмә үзәк район хастаханәсе оешмасына ярдәм күрсәтә. Компания вәкилләре сәламәтлек саклау учреждениеләренә үзләре җитештергән антисептик эремәсен бушлай тапшыралар һәм моны атна саен эшлиләр.

         Бөгелмә үзәк район хастаханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау оешмасы баш табибы Рим Әмиров ассызыклаганча, медиөина хезмәткәрләренә күрсәтелә торган ярдәмнең пандемия шартларында әһәмияте әйтеп бетергесез зур.

– Без ярдәм итүчеләрнең һәммәсенә дә без бик рәхмәтле. Табиблар, шәфкать туташлары, санитаркалар – бүген алгы сызыкта, аларны саклау бүген төп бурычларның берсе булып тора, – дип басым ясап әйтте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса