Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөгелмә районы ветеринары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында үткәрелгән конкурста җиңүче

25 декабрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгында “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре - 2019” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Үз эшчәнлекләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән 100 иң яхшы вәкил 100 мең сум күләмендә премия алды.

Конкурста җиңүчеләрне актлар залында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков җылы сәламләде. Авыл хуҗалыгы иң кирәкле тармак, аның ярдәмендә һәркайсыбызның өстәлендә икмәк һәм тормыш өчен әһәмиятле барлык продуктлар бар. Биредә төп капитал - кешеләр. Күп нәрсә кеше факторына, авыл хуҗалыгында эшләүче кешеләрнең әзерлегенә бәйле бит. Бүген тармакка өстәмә кыйммәт тудыра, авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген күтәрә һәм үз предприятиеләренең үсешен тәэмин итә белә торган квалификацияле кадрлар кирәк, - дип билгеләп үтте Наил Залаков.

Конкурста җиңүчеләрне тәбрикләүдә шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Ленар Гарипов һәм Ришат Хәбипов, шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов та катнашты.

Ветеринария идарәсе башлыгы конкурста җиңүчеләргә – Республиканың иң яхшы ветеринария табибларына шундый катлаулы, әмма кирәкле һөнәр сайлаганнары өчен рәхмәт белдерде, шулай ук Татарстанда аграр һөнәрләрнең дәрәҗәсен арттыручы мондый зур конкурсны оештыруның мөһимлеген билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр итүләренчә, конкурс 10 номинация буенча үткәрелде: Иң яхшы агроном, Иң яхшы икътисадчы, Иң яхшы хисапчы, Иң яхшы инженер, Иң яхшы зоотехник, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең иң яхшы терлекчесе, Татарстан Республикасы муниципаль районында селекция-нәсел хезмәтенең иң яхшы башлыгы, Иң яхшы ветеринария табибы, Иң яхшы кадрлар хезмәткәре һәм Агросәнәгать комплексында хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч.

Бөгелмә районында конкурсның җиңүчесе дип РассветҖЧҖнең Баш ветеринария табибы Токарева Елена Геннадьевна танылды. Аның һөнәри осталыгы һәм хезмәт эшчәнлегендәге уңышлары республика дәрәҗәсендә югары бәяләнде.

Агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре исеменә конкурс 2020 елда да үткәреләчәк. Яраткан эшенә тугрылыклы, үз һөнәри осталыгын камилләштерергә һәм өйрәнергә әзер һәр кешенең киләсе Яңа елда конкурста җиңү яулау мөмкинлеге бар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса