Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөгелмә хәрби комиссариаты «Хәтер стенасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды

Бөгелмә муниципаль районында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Хәтер стенасы» мәгълүмати-пропаганда акциясе старт алды.

Акция, коронавирус йогышы белән авыручылар саны арту шартларында куркынычсызлык чараларын үтәп, Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлеген мәңгеләштерү максатыннан оештырылды. Әлеге акцияне Россия Федерациясе Оборона министрлыгы башлап җибәрде.
Хәрби комиссариат территориясендә хәтернең символик стенасы корылды, анда тантаналы шартларда сугышта катнашучыларның һәм тыл хезмәтчәннәренең портретлары урнаштырылды. Әле узган ел ук Бөгелмә хәрби комиссариаты шәһәр халкына Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары һәм якыннары турында мәгълүмат бирүне сорап мөрәҗәгать иткән иде.
Чара барышында ветеран Галимҗан Гаптрахман улы Ногайбәковның кызына әтисенең моңа кадәр табылмый торган «Батырлык өчен» медале тапшырылды. Медаль профсоюз комитеты һәм БМЗ хезмәткәрләре тарафыннан табылган.
Акциядә катнашучылар Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан мондый мөмкинлеккә шат булуларын әйтәләр, чөнки массакүләм чараларны чикләү буенча килеп туган хәл ата-бабаларыбызның бөек батырлыгын хөрмәт итүгә комачаулык тудырырга тиеш түгел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса