Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бала карау ялында булган хатын-кызлар арасыннан курсларда катнашучыларны җыя.

3 яшькә кадәр бала карау буенча отпускта булган хатын-кызлар игътибарына!

«Бөгелмә шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУ «хатын – кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү -  өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру» Федераль проекты һәм «Демография» милли проектлары кысаларында 2020 елда түбәндәге һөнәрләр буенча хезмәт эшчәнлегенә кайтуны планлаштыручы, 3 яшькә кадәр бала карау буенча отпускта булган хатын-кызлар арасыннан курсларга тыңлаучылар җыя:

-чәчтараш; баш хисапчы;

- 1С: Предприятие;

 - менеджер (персонал белән идарә итү)

- маникюр остасы;

 - «В " категорияле автомобиль йөртүче»;

- логопедия;

- дефектология;

- укытучының һөнәри эшчәнлегендә педагогик технологияләр;

- спорт менеджменты;

- мәгариф  менеджменты;

- педагог-психолог;

 - социаль педагогика.

Әлеге чараны тормышка ашыруда катнашу өчен хатын-кызларга мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә һәм түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:

- РФ гражданины паспорты күчермәсе яисә аны алмаштыручы документ, йә күрсәтелгән документларның расланган күчермәләре (Татарстан Республикасы территориясендә прописка мәҗбүри);

- Һөнәри белем алу яки хатын-кызларга өстәмә һөнәри белем алу өчен курска алу турында гариза;

- Туу турында таныклык күчермәсе;

- СНИЛС күчермәсе;

- Эш бирүчедән хатын-кызга бала тәрбияләү буенча отпуск биру турында белешмә өч яше тулганчы (бала тербиялеу буенча өч яшькә кадәрге хатын-кызлар өчен);

- Хезмәт кенәгәсенең яки аны алмаштыручы документның күчермәсе (мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган, хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаган хатын-кызлар өчен (булганда);

- Шәхси эшмәкәрләрнең Бердәм дәүләт реестрыннан өземтә (шәхси эшмәкәрләр арасыннан хатын-кызлар өчен);

- белем   һәм квалификация турында документлар, йә күрсәтелгән документларның расланган күчермәләре.

Тулырак мәгълүмат өчен 4-36-34 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса