Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөгелмә башлыгы узган атнада шәһәрдә һәм районда алып барылган эшчәнлеккә йомгак ясады

Шәһәр мэриясендә “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе котлаулардан башланды.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров район үзәк хастаханәсе баш табибы Рим Әмировны юбилее белән котлады һәм аңа Рәхмәт хаты тапшырды. Видеоэлемтә режимында шулай ук Восточный авыл җирлеге башлыгы Лилия Исмәгыйлованы туган көне белән котладылар.

     Алга таба шәһәр башлыгы җыелучыларга Татарстанда коронавирус вәзгыяте турында кыскача мәгълүмат бирде. Бүгенге көндә Бөгелмәдә килеп туган оператив хәл турында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова хәбәр итте. Шулай ук 24 июньдә Җиңү парадын үткәрү мәсьәләсе буенча да фикер алыштылар. Шул ук көнне Бөгелмәдә яңа музей ачу планлаштырыла.

       Бөгелмә районында санитар-эпидемиологик икеайлык тәмамланды. Аның башлангыч нәтиҗәләрен шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков җиткерде. Икеайлык чорында бер генә өмә дә үткәрелмәде. Бу вакыт эчендә шәһәр һәм район территориясендә 265 санкцияләнмәгән чүплек ачыкланган, 3 820 квадрат метр мәйданда 248е бетерелгән, 3 100 куб метрга якын чүп-чар чыгарылган.

       – Бу очракта да тынычланырга ярамый. Шәһәрне һәм районны җыештыру эшләре дәвам итәчәк, – дип билгеләде Линар Закиров.

     Киңәшмә барышында Михаил Конков шулай ук Бөгелмә юлларын ремонтлау темасына да тукталып үтте. Хәзерге вакытта шәһәрдә һәм районда өч программа тормышка ашырыла. Бүгенге көндә Ленин, Сентюков, Жуков урамнарында эш алып барыла. Вак таш-ком катнашмасы (ЩПС) программасы буенчаЗемляницын урамы, шулай ук район торак пунктларының кайбер урамнарында юллар төзекләндерелә.

      – Һәр сум өчен подрядчы оешмалардан нәтиҗәле эш таләп итәчәкбез. Мин тынычлыкта калдырмаячакмын. Юлларны ремонтлауга шундый җавапсыз карарга ярамый, – диде шәһәр мэры.

       Бөгелмәдә төзелеш сезоны көчәя бара. Күп кенә социаль объектларда төзелеш һәм реконструкция эшләре бара инде.

        – Барлык программалар да яхшы сыйфатлы итеп һәм вакытында тормышка ашырылырга тиеш, – диде Линар Закиров.

      Узган атнада Бөгелмә муниципаль районында берничә янгын чыкты. Киңәшмәдә катнашучыларны статистиканың төп саннары белән 64нче янгын-коткару бүлеге башлыгы Евгений Антонов таныштырды. Аның сүзләренә караганда, ел башыннан бирле Бөгелмәдә һәм районда 62 янгын булган, аларда 5 кешенең гомере өзелгән, 6 кеше зыян күргән.  

       – Барлык янгыннарның да төп сәбәбе – ут белән саксыз эш итү. Халык белән профилактик эшне көчәйтергә кирәк. Кешеләргә саклык чаралары турында искәртергә кирәк, – дип шәрехләде мэр.

        Моннан тыш, киңәшмә барышында катнашучылар Бөгелмә районында тотрыклы социаль-икътисади хәлне тәэмин итү һәм яшь бөгелмәлеләрнең мәнфәгатьләрен яклау темасы буенча фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса