Башкорстанда VII халык ара кубызчылар бәйгесе узды
Башкортстанның Мәчетле районында халыкара кубызчылар бәйгесе булып узды
Башкортстанның оешуының 100 еллык юбилее уңаеннан оештырылган бу бәйгегэ, Карабаш Мәдәният йортында эшләп килгән кубызчылар ансамбле чакыру алып, барып, куреп, кайту бәхетенә иреште. Фестиваль - конкурс Рәсәй Президенты Владимир Путин грантына оештырылган иде.
Ике көн дәвамында барлык бәйгедә катнашучылар кубызда уйнауда ярышып осталыкларын курсәттеләр.
Тарих һәм туган якны өйрәнү музееында, танылган виртуоз кубызчы Роберт Заһретдинов тарафыннан җыелган (бик сирәк очрый торган кубызлар төрле илләрдән җыелган аларның шактые үз кулы белән эшләнгән) аерым булмәгә куелган коллекциясе белән таныштык.
Танышу, аралашу, тәҗрибә уртаклашу - барысы да күңелгә бик бай һәм онытылгысыз хатирәләр калдырды.
Кубыз бәйрәмендә 46 солист һәм 19 ансамбль катнашты. Алтай, Татарстан республикасыннан, Кемерово, Свердловск, Самара өлкәсеннән, Чиләбе, Салават, Сибай, Уфа, Баймак, Бишбүләк һәм бик күп кенә Башкортстан район һәм шәһәрләре катнашты.
Монда бик куп халык дуслыкта һәм бердәмлектә матур гомер кичерә. Аларның уникаль гореф-гадәтләре, иң мөһиме рухи байлыклары халык өчен хезмәт итә.
Кичке гала концерт программасын 2017 елда кубызчылар фестивалендә гран-при яулаган, оста кубызчы Заһир Зәйнетдинов кубызда уйнап башлап җибәрде. Башкортстан республикасының Мәдәният министры Алинә Шәфыйкова барлык бәйгедә катнашучыларга һәм оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Рухи мәдәниятне саклау һәм музыканы популярлаштыруда, аның халык күңеленә үтеп керүдә, кубызның никадәр мөһим икәнен әйтеп узды.
Бу бәйгедә безнең ансамбль зур уңышларга иреште.
Гореф гадәтләрне саклау наминациясендә 1 нче урын яулап, диплом һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
«Үзәкләштерелгән клуб системасы» директоры Ибатуллина И. П.га һәм шәһәр тибындагы Карабаш муниципаль берәмлеге башлыгы Миңхәйдаров Марат Тәлгат улына финанс яклап ярдәм күрсәткән җитәкчеләргә чиксез рәхмәтемне җиткерәм.
Сәрия Ибраһимова, Карабаш Мәдәният йорты мөдире
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа