Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алдан белеп тору хәерле

Су басу һәм ачыкланган сәбәпләр турында 101, 112 номерларына кәрәзле телефон аша хәбәр итегез.

Боз һәм кар интенсив эрегән вакытта, шулай ук боз тыгылган очракларда, җирлектәге түбән участокларны, әһәмиятле урыннардагы юлларны, шулай ук түбәнлектә һәм сулык ярларында урнашкан корылмаларны һәм торак йортларны кыска вакыт эчендә су басарга мөмкин.

Ишегалды территорияләрен су басу куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре

- кисәтү чаралары куярга - ишегалларында һәм подвал, беренче кат тәрәзәләрен тыгызларга;

- йортыгыз тирәсен, канауларны чүп-чардан чистартырга;

- тышкы өслек сулары агып керүне кисәтү максатыннан, подвал биналарында вентиляция тишекләрен ябарга;

- подвалларны артык әйберләрдән һәм азык-төлектән бушатырга;

- җылытыла торган биналардан хайваннарны һәм кошларны куркынычсыз урынга күчерү күздә тота;

- йортка керү юлларын һәм җылытыла торган участокларда каралты-кура корылмаларын төзекләндерү өчен күперләр, такталар һәм терәкләр әзерләү;

- эвакуация очрагында кирәкле документлар, шәхси әйберләр һәм мал-мөлкәт исемлеген алдан төзергә;

- рюкзакка кирәкле җылы киемнәр, ике тәүлеклек азык-төлек һәм су запасларын салырга.

Мәгълүмат һәм фото - Бөгелмә муниципаль районы порталыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса