Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аңлашып яшәргә өйрәник.

“Радуга” үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге психологы, ана белән бала арасында аңлашылмаучылыкларны булдырмау, бер-береңә ышанычны арттыру максатыннан, бер гаилә белән сөйләшүләр үткәрде.

Бу әңгәмә фәнни яктан расланган Мозартрик инновацион технологиясе методикасы буенча алып барылды. Дөньяны, тормышны күзаллау буенча композиция төзү барышында әнисе  баласының, баласы әнисенең ни уйлавын тирәнрәк аңлый, үзләренең хисләре белән уртаклаша, аерым ситуацияләрдә бер-берсенә ярдәм итә, көч биреп тора. Болар исә  барысы да ана белән балага бер-берсен яхшырак аңларга, рухи яктан якынаерга ярдәм итә.

Дәрес ахырында алар гаилә белән мондый комплекслы психологик эшне дәвам итәргә кирәк дигән карарга килделәр.

Галина АРТЕПОЛИХИНА, үзәк психологы

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса