Йөз ел озынлыктагы сөлге
Алексей Баталов исемендәге театр тамашачылар хөкеменә тәкъдим иткән пьесага тиздән бер гасыр була инде.
“Казан сөлгесе” беренче тапкыр рус телендә әдәби эшләнмә аша узып тәкъдим ителә. Ә элегрәк Камал театрына баручылар колакчыннар аша төп геройлар сүзләренең туры тәрҗемәсен генә ишетәләр иде.
“Мәдәни фронттагы корткычлык”
Пьесаны русчага, кайбер урыннарын хәтта авторның үзе кебек шигъри формага кертеп, Әлмәт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева тәрҗемә иткән.
Татар драматургиясе классигы, иртә Совет чорында татарлар арасында азатлык һәм мәгърифәтчелек җырчысы булган Кәрим Тинчурин – язмышы асты өскә килгән язучы. Ул ни өчен көрәшкән булса, җәзаны да шуның өчен алган. Аны татар профессиональ театры һәм драматургиясенә нигез салучы дип атыйлар. Узган гасырның 20нче елларында Татар дәүләт театрының баш режиссеры булган, пьесалар язган, драма һәм комедия театры оештырган, ә шомлы 1937 елда кулга алынган. Тинчуринны “мәдәни фронттагы корткычлыгы” өчен атып үтерәләр. Ә акланганнан соң аның пьесалары милли драматургиянең алтын фондына кертелә һәм менә җиде дистә ел инде сәхнәләрдән төшми уйнала.
Владислав Юдин, Бөгелмә театры директоры, бу останың пьесасы ярдәмендә репертуарны баету уе белән күптән яна иде инде. Чын профессионаллар командасын туплап, “Кече Ватан мәдәнияте” дәүләт проекты кысаларында, потановканы раслау комиссиясендә үз идеясен яклады. Акча Россия бюджетыннан бүлеп бирелде. Шуннан бирле театр умарта күче кебек гүләп торды. Һәркем бу иҗади омтылышка җан җылысын, үз көченнән килгән өлешне кертте.
Борынгы, милли – модада
Рәссам Татьяна Виданова Мәскәүдән килеп төшүгә үк Бөгелмә китапханәләренә юл тотты һәм татар милли нәкыш үрнәкләре, орнаментлары бирелгән китапларга “ябырылды”. Ул үрнәкләр арасында – чигүле сөлгеләр, читекләр, калфак һәм түбәтәйләр, хәситә, тәрәзә кашагалары...
– Мин тарихка кереп чумдым, – ди Татьяна Виданова. – Татар ир-егетләре дә, хатын-кызлары да европалашкан икәнне аңладым. Шуңа да алар еш кына милли бизәкләре булган ауропача костюмнар кигәннәр, аксессуарлардан да баш тартмаганнар. Авылларда да казанлылардан калышмаганнар, мода тенденциясе белән таныш булып, аны тоеп яшәгәннәр. Костюмнар менә шундый идеяләрне күздә тотып тегелде.
Хәзер бик модада булган “бохо”ның (модада хиппи, фольклор кебек төрле стильләрне, этник мотивларны үз эченә алган юнәлешләрне берләштерү. Тәрҗемәче) сәхнәдә бик тә урынлы булуы, ярашуы очраклы хәл түгел. Бу беренче чиратта, мультикультурализмны пропагандалау, этник мотивларның бергә үрелүе, катламнарның күплеге һәм шул ук вакытта... җиңеллек тә. Бик тә үзенчәлекле, заманча. Татар милли элементлары исә моны ассызыклап, куәт кенә бирә.
Тамашаның куелыш сценографиясе бер үк вакытта монументаль дә, җиңел дә. Ак кирпечтән саллынган мәчет образы һәм ап-ак өрфия полотнолар катып калган аңны да, саф мәхәббәт җилен дә гәүдәләндерәләр кебек.
Татьяна Виданова тамашачының күзаллавы, фантазиясе белән “уйный”. Көнкүреш предметлары да биредә үз вазифаларын алыштырып кына торалар. Бер сәхнә күренешендәге чигү киергесе, икенче күренештә инде барабанга “әверелә”. Ә барабан таягы – киндер тукыма туку чылбыры.
– Милли темага керә алуыма бик шат, – ди рәссам. – Халык иҗаты, кием дизайны белән эш итәргә бик яратам. Моны караган яшьләрдә дә шулай киенү теләге уянсын иде дим.
Язманың тулы вариантын "Бөгелмә авазы" газетасының 11 декабрьдә чыккан 49нче санында укый аласыз.
Юлия ИСМӘГЫЙЛЕВА
ФОТО: Денис ГАПОНОВ.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа