“Җырларым, сез шытып йөрәгемдә...”
Җомга иртәсе балалар бакчасында аеруча дулкынландыргыч булды. Чөнки ул көнне герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган бәйрәм узды. Балалар бу чарага алдан ук әзерләнделәр. Тәрбияче апалары белән бергә шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, аеруча күңелгә сеңеп калган эпизодлары буенча рәсемнәр ясап, күргәзмә оештырдылар. Бәйрәм барышында исә балалар шатланып та, моңаеп та, дулкынланып...
Җомга иртәсе балалар бакчасында аеруча дулкынландыргыч булды. Чөнки ул көнне герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган бәйрәм узды.
Балалар бу чарага алдан ук әзерләнделәр. Тәрбияче апалары белән бергә шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, аеруча күңелгә сеңеп калган эпизодлары буенча рәсемнәр ясап, күргәзмә оештырдылар. Бәйрәм барышында исә балалар шатланып та, моңаеп та, дулкынланып та алдылар. Муса Җәлилнең балалар өчен язган күп кенә шаян шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырларын җырладылар. Бәйрәмгә шәһәребезнең 13 нче урта мәктәбе 1 нче сыйныф укучылары чакырылган иде. Кунаклар да Муса Җәлилнең туган җиргә, Ватанга мәхәббәт, дошманга нәфрәт белән сугарылган шигырьләрен сөйләделәр. Азактан сугыш газапларын кичергән солдатлар турында мультфильм карадылар. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле еллары ерагая барса да, яралар һаман да төзәлми. Шуңа да бу бәйрәм - сагышлы, моңсу бәйрәм. Яшь буынга патриотик тәрбия бирү - безнең зур бурычларның берсе. Үткәрелгән бәйрәм шуны дәлилләүче чара булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа