Җырлап-биеп күңел ачыйк...
10 апрель көнне Җәлил бистәсендә "Татнефть" структурасына керә торган җәмгыятьләрнең үзешчән сәнгать коллективлары үзара көч сынашты. Быел әлеге чараны М. Җәлилнең тууына -110, В.Д. Шашинның һәм Совет кинематографиясенең 100 еллыгына багышладылар. Зонаара үзешчәннәр смотр-конкурсында катнашкан 34 коллектив арасында 3 Бөгелмә коллективы да бар иде. Алар: "ТНГ-Групп" җәмгыяте, машина төзү техникумы,...
10 апрель көнне Җәлил бистәсендә "Татнефть" структурасына керә торган җәмгыятьләрнең үзешчән сәнгать коллективлары үзара көч сынашты. Быел әлеге чараны М. Җәлилнең тууына -110, В.Д. Шашинның һәм Совет кинематографиясенең 100 еллыгына багышладылар. Зонаара үзешчәннәр смотр-конкурсында катнашкан 34 коллектив арасында 3 Бөгелмә коллективы да бар иде. Алар: "ТНГ-Групп" җәмгыяте, машина төзү техникумы, БМЗ коллективлары.
"ТНГ-Групп" җәмгыяте үзешчәннәре сәхнәгә беренчеләрдән булып чыкты. Барысы да диярлек - яшьләр. Программалары чараның төп темаларын ачып бирә, ул кинематография сценарие буенча гасыр буйлап атлый. Кемдер, гасыр башын чагылдырып, анимация күрсәтә, кемдер җырлый, бии. Менә - татарның данлыклы герой-шагыйре Муса Җәлил исеменә багышланган чыгыш. "ТНГ-Групп" коллективы аны оста сөйләүчеләргә ышанып тапшырган. Шигырь осталары татар һәм рус телләрендә татар каһарманының язмышын сөйләп бирде. Төп герой ролен башкарган Ринат Гәрәев "ТНГ-Групп" җәмгыятенең үзешчәннәре исемлегендә 2008 елдан бирле икән. "Мондый бәйгеләрдә катнашу-безнең өчен яхшы гамәл. Оешмабыз белән беррәттән, үзебезнең дә абруйны күтәрәбез бит. Ел саен дипломант, лауреат исемнәрен алабыз", - ди ул.
Милли киемнәрдән рус, татар биюләрен башкаручылар тамашачының күңелен җилкетә белде. Аларның һәр чыгышы - үзе бер бизәк. "Бу осталыкка кайда өйрәнәсез?" - дигән сорауга "ТНГ-Универсал" җәмгыятенең лаборатория начальнигы Реваль Зарипов: "Эштән соң көн саен диярлек Техника йортына йөрибез. Анда безнең белән хореографлар эшли. Биредә беренче чыгышым булса да, сәхнәгә чыгуым беренче тапкыр гына түгел. Мин "Иркеннефть" җәмгыятендә эшләгәндә үзешчән коллектив составында идем", - ди.
"Үзешчән сәнгать коллективларына талантларны кайдан табасыз?" -дип, "ТНГ-Групп" җәмгыятенең профком инструкторы Тамара Дросковага сорау бирдем. Ул елмаеп: "Алар бездә күп. Араларында юристлар да, хисапчылар да, механиклар да, геологлар да бар. Җәмгыять даныняклау өчен барысы да "икекуллап" әзер. Алар артыннан ялынып та йөрисе юк. "ТНГ-Групп" җәмгыяте коллективы барлык яктан талантлы. Эшли дә беләләр, җыр-бию белән күңел күтәрергә дә оста алар", - ди ул.
Нәкъ менә бөгелмәләрне бәйгенең мәртәбәле жюрие да мактап алды. "Бөгелмәләр -- җитди халык. Үзешчән сәнгать коллективларын, берсүзсез, мактауга лаек дип әйтәсе килә. Алар сәхнәдә чыгыш ясаганда, бар күңелләрен биреп эш итәләр. Хәзерге вакытта шунысы шатландыра, сәхнәне күбесенчә яшьләр тутыра, без буыннар алмашынуын күзәтәбез. "Татнефть" җәмгыяте бу бәйгене 17 нче тапкыр оештыра инде. Шуңа күрә Бөгелмә колективларының иң көчлеләр булуын дәлилли алам. Алар ел да уңышлы чыгыш ясыйлар", -- диде жюри рәисе, "Татнефть" җәмгыятенең профком рәисе урынбасары Эльмира Газизова.
Бәйге барышын күзәткәч, жюриның хәлен аңлап була - үзешчән сәнгать коллективлары һәм башкаручыларының матур, талантлы, ихлас чыгышларын бәяләү җиңел эш түгел. Чыгыш ясаучылар ничек итеп кенә биеми, ничек итеп кенә җырламый, ә нинди генә инструментта, уен коралында уйнамады халык талантлары! Баян, гармун, аккордеон, ике рәтле гармуннар, мандолина, скрипка, гитара, кубыз, бәрмә инструментлар... Бер сүз белән әйткәндә, тамашачы берсенә дә битараф калмады.
Төбәгебез талантларга бай. Теле, җире, мәдәнияте булган халыкның гомере бар, дибез. Халык талантларын ачуга чакырылган бәйгеләрдә өлкәннәрнең үкчәсенә басып килүче яшьләребез бар икән, димәк, киләчәгебез өметле дигән сүз. Моңа ничек сөенмисең?!
Бөгелмәле буларак, мин үзем дә "ТНГ-Групп" җәмгыяте үзешчәннәре өчен җан атып утырдым. Шәхсән минем өчен алардан да "шәп!" итеп чыгыш ясаучы булмады. Аларның үз йөзе, аларга гына хас максатчанлык һәм зәвык белән чыгыш ясау алымы бар. Мәдәниятне үстерүгә, саклауга алар лаеклы өлеш кертә. Афәрин, "ТНГ-Групп"! Булдырасыз!
Бәйге кичкә кадәр дәвам итте. Җиңүчеләрне 30 апрель көнне Әлмәт шәһәрендә узачак гала-концертта билгеләп үтәчәкләр.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа