Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

ЯЗ – ГҮЗӘЛЛЕККӘ ИЛҺАМ БИРҮЧЕ

Язның беренче көнендә Чаллы шәһәрендә модельләр һәм фотомодельләрнең "Кояш балалары" дип исемләнгән III Бөтенроссия ачык фестивале узды. Анда төрле яшь аралыгындагы 500дән артык катнашучы үзенең модель осталыгын күрсәтте. Көчләрне берничә этапта сынадылар. Модельләр дефиле, фотобәйгедә һәм гала-концертта чыгыш ясады. Татарстанны Бөгелмә һәм Лениногорск шәһәреннән килгән 12 кыз һәм егет тәкъдим...

Язның беренче көнендә Чаллы шәһәрендә модельләр һәм фотомодельләрнең "Кояш балалары" дип исемләнгән III Бөтенроссия ачык фестивале узды. Анда төрле яшь аралыгындагы 500дән артык катнашучы үзенең модель осталыгын күрсәтте.
Көчләрне берничә этапта сынадылар. Модельләр дефиле, фотобәйгедә һәм гала-концертта чыгыш ясады. Татарстанны Бөгелмә һәм Лениногорск шәһәреннән килгән 12 кыз һәм егет тәкъдим итте. Алар барысы да - "Fashion" модель агентлыгы әгъзалары.
Республиканың көньяк-көнчыгыш районы модельләренең 5се призлы урынга лаек булып, төрле титуллар алды. 18 яшьлек Алинә Иманхаҗиева (Лениногорск) өлкән төркемдә - 3 нче, 13 яшьлек Бөгелмә кызы Дарья Астафьева (рәсемдә) юниорлар арасында - 3 нче, 6 яшьлек Илдан Сәйранов (Бөгелмә) кечкенәләр арасында 3 нче урынга лаек булды. "Мисс Стиль" исеме - Юлия Давытовада (Лениногорск), "Мисс Талант" титулы - София Заболоцкаяда (Бөгелмә). Фотоконкурста иң үзенчәлек ле образ тудыруда Бөгелмәнең ике моделе аерылып торды. 6 яшьлек Егор Васильев (рәсемдә) һәм Дарья Астафьева - җиңүчеләр рәтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса