Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тукай мәхәббәте – яңа клипта!

Интернет киңлекләрендә Тукай һәм Зәйтүнә мәхәббәтенә багышланган өр яңа җырга клип пәйда булды. Саф мәхәббәт сагышы белән уралган музыкаль әсәрне композиторыбыз Эльмира Галимова башкара. Әлеге әсәрен Эльмира уналты яшендә үк иҗат иткән. "Ул минем җыр дәфтәремдә озак еллар сакланды. Шәхсән үзем һәрвакыт шушы әсәремне башкарырга хыялланып яшәдем, чөнки күңелемә бик...

 

Интернет киңлекләрендә Тукай һәм Зәйтүнә мәхәббәтенә багышланган өр яңа җырга клип пәйда булды. Саф мәхәббәт сагышы белән уралган музыкаль әсәрне композиторыбыз Эльмира Галимова башкара.


Әлеге әсәрен Эльмира уналты яшендә үк иҗат иткән. "Ул минем җыр дәфтәремдә озак еллар сакланды. Шәхсән үзем һәрвакыт шушы әсәремне башкарырга хыялланып яшәдем, чөнки күңелемә бик якын иде. Мәхәббәт турында булса да, монда ничектер гимн үрнәкләре чагылып уза. Шуңа да сүзләргә нык игътибар бирелде. Гарифҗан Мөхәммәтшинның "Татлы хыял" шигырендә Тукай мәхәббәте тоемлавын сиздем. Трагедик хисләр... Биредә Тукай белән Зәйтүнә мөнәсәбәтләре тоемлана шикелле...

Кем ашкына язга, кемдер җәйге назга..
Мин ашкынам Сары көзләргә...

Тукайның күңеле үзенең китәсен сизгән кебек. Зәйтүнәне сагышларга саласы килмәгән. Менә шуннан соң шагыйребезгә нисбәтле клип төшерү идеясе туды миндә", - диде композитор.

Эльмира милли сәнгать традицияләренә таянып иҗат итүче актив иҗатчы буларак үзен күптән танытты инде. М.Җәлил премиясе лауреаты Эльмира Галимова Тукай шәхесенә әледән-әле мөрәҗәгать итеп тора. Моңарчы да ул Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры сәхнәләштергән (өлешчә) "Печән базары" (Р. Әюпов) , "Зәйтүнәкәй" (Г.Батулла), "Әйт әле, күбәләк" (Т.Миңнуллин) спектакльләренә музыка язды. Күптән түгел генә әлеге трилогиянең әтрафлы мәгълүмат белән дискы дөнья күрде, китапчык та әзерләнде.

"Татлы хыял" клибының режиссеры - Айдар Габрахманов. "Клип төшерү идеясе тугач, режиссер Айдар Габрахманов белән киңәшләшеп, нинди урыннарда төшерү турында баш вата башладым, - ди Эльмира. - Хәзер бит Казанның архитектурасы шактый үзгәрешләр кичерде. Иске биналарыбыз алай күп дип тә әйтеп булмый. Г.Тукайның әдәби музее, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Иске Татар бистәсе, "Татар авылы" татар этнографик ачык һавадагы музеенда клипка кадрлар төшерелеп тупланды".

Зәйтүнә образын - Алсу Фәйзуллина, Тукайны Алмаз Сабирҗанов башкара. Проектта шулай ук Казан федераль университетының Г. Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге студентлары да катнаша.

http://intertat.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса