Туган якка, газиз халкына тугры ул
"Куәте барында изге гамәл кыйлмаган кеше зәгыйфь вакытында катылык күрер".
Каюм Насыйри.
Үзеңнең тормыш юлыңны исән-имин узып чыгу җиңел түгеллеген тарих һәрдаим исбатлап тора. Яшәү дәверендә һәркемгә меңләгән киртә-каршылыклар һәм авырлыклар белән бил алышырга туры килә. Ә инде кеше үз тормышын көйләү белән генә чикләнмичә, башкалар турында да кайгырта, аларга сизелерлек ярдәм итә, дөньяга яңалык кертә белә икән, ул кешенең гамәлләре икеләтә мактауга лаек дигән сүз. Бу язмам шундый мөхтәрәм затларның берсе - Фәрит Мәсабих улы Нәбиуллин турында.
Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ.
Карабаш бистәсе.
Фәрит Мәсабих улы 1963 елның 5 августында дөньяга килә. 6 яшенә кадәр Карабашта әби-бабалары янында чын милли мохиттә тәрбияләнә. Лениногорск шәһәренең 6 нчы мәктәбендә 8 нче сыйныфны тәмамлагач, 1978 елда нефть техникумының геофизика факультетына укырга керә. 1982 елда аны уңышлы тәмамлап, кулына диплом ала һәм юллама белән Себер якларына эшкә җибәрелә. Тырыш һәм намуслы егетне санаулы вакыт эчендә партия начальнигы итеп билгелиләр.
1983 елда Фәрит армия сафларына алына, Ерак Көнчыгышта, Чукоткада хезмәт итә, рота старшинасы вазифасында 1985 елда демобилизацияләнеп, туган ягына кайта. Лениногорск шәһәрендәге геофизика идарәсендә отряд начальнигы булып эшли ул. Бер ел дигәндә, предприятиенең комсомол оешмасы җитәкчесе итеп сайлап куялар үзен. Кызыксынып, яратып эшли Фәрит, шактый күрсәткечләргә дә ирешәләр. Шәһәрдәге башлангыч комсомол оешмалары арасында беренче урынны яулап, Югославиягә туристик юллама белән бүләкләнәләр.
1989 елда язмабыз героен яшьләрнең фәнни-техник җитештерү үзәгенә директор урынбасары итеп чакыралар. Ике ел вакыт узуга, алдагы дүрт ел дәвамында шул үзәкнең директоры вазифаларын үти.
Илдә вәзгыять үзгәреп, тотрыксыз еллар башлангач, Фәрит эшмәкәр булып китә һәм, Аллага шөкер, эшен җайга салып җибәрә. Бу тырыш зат үзенең акылын, оештыру сәләтен татар мохитен саклауга, үстерүгә юнәлтеп, үткәрелә торган милли-мәдәни чараларга матди ярдәм күрсәтеп торучы шәхескә әверелә. Тарихчы-академик, галим Миркасыйм Госмановның Волгоград, Оренбург өлкәләренә оештырган археологик экспедицияләренә матди ярдәм күрсәтә. Карабаш бистәсендә бабасы нигезендә яңа йорт тергезеп яши башлагач, мәдәният йортында "Шигърияттә кунакта" дип атала торган бәйгеләр үткәргәндә дә төп химаяче була.
Үрнәк гаилә башлыгы да ул Фәрит Мәсабих улы. Җәмәгате - башлангыч сыйныфлар укытучысы Светлана белән биш бала тәрбиялиләр алар.
Тормыш мәшәкатьләре хәттин ашкан булса да, җәмәгать эшләрендә активлыгын һич киметми ул. 2004 елда, Карабаш авылына 370 ел тулу уңаеннан, Авыл көнен зурлап уздырганда, 2009 елда бистәдә Казан галимнәре оештырган археологик экспедиция казыну-тикшеренү эшләре алып барган чакта урында ярдәм күрсәтә, соңрак, аның нәтиҗәләрен дә исәпкә алып, төбәк тарихына багышланган региональ конференция үткәргәндә һ.б. чараларда башлап йөри, төп йөкне тарта ул. Карабаш мәктәпләренең татар балалары укый торган сыйныфларына ел саен "Бөгелмә авазы" газетасын да бүләк итеп яздыра.
2005 елдан 2010 елга кадәр ул Татар иҗтимагый үзәгенең Бөгелмә бүлеген җитәкләде. Аның тырышлыгы белән шәһәр һәм райондагы мәктәп укучылары "Сәләт" лагеренда ял итү һәм фестивалендә катнашу бәхетен татыдылар. Менә ничә ел инде Дефак Рәхмәти истәлегенә багышлап уздырыла торган шахмат турнирларын оештыруда да аның ярдәме зур. Кыскасы, мәдәният учаклары, балалар бакчалары, мәктәпләр аның матди һәм рухи ярдәмен тоеп эшлиләр.
Фәрит Мәсабих улының бүгенге көндә башкара торган игелекле олпат гамәлләреннән тагын берсе - ул, республикабызда беренче булып, токымлы атлар үрчетү белән шөгыльләнә башлады. Хәзер бу юнәлештә ышанычлы адымнар белән эш алып бара, безнең якларда инде онытылып бетә язган кымыз ясау серләрен үзләштерү нияте белән дә яна.
Милли җанлы бу тырыш һәм кешелекле егеткә бары тик уңышлар гына телисе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа