Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Туфан Миңнуллинның хатын-кызларга багышланган пьесасын җәмәгатьчелеккә укыячаклар

Татар сәхнәсендә яңа тема күтәргән һәм әлегәчә беркайда да куелмаган «Бетсен ирләр, яшәсен хатыннар» пьесасы – драматургның соңгы әсәрләреннән берсе.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Драматург Туфан Миңнуллинның беркайчан да сәхнәләштерелмәгән «Бетсен ирләр, яшәсен хатыннар» дип аталган пьесасын театраль җәмәгатьчелеккә укырга планлаштыралар. Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте җитәкчесе, Туфан Миңнуллин белән «Сәхнә» журналында бергә эшләгән Зимфира Гыйльметдинова «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, бу вакыйга март аенда узар дип көтелә.

«2020 елның августында Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел тула. Аның арабыздан китүенә май аенда сигез ел була. Бу уңайдан төрле истәлекле һәм мәдәни чаралар оештырырга, шул исәптән драматургның моңа кадәр куелмаган пьесаларын театраль җәмәгатьчелеккә җиткерергә ниятлибез», — диде Зимфира Гыйльметдинова.

Истәлекле чараларның берсе шушы көннәрдә Казанда үтте. Драматург гомеренең соңгы елларында иҗат иткән ике пьесасы әле бер сәхнәдә дә куелмаган булган. Шуларның берсен — «Әбрәкәй» комедиясен театр һәм кино сәнгате вәкилләренәукыдылар. Пьесаны драматургның кызы — Әлфия Миңнуллина-Юнысова үзе укыды. Март аенда ул әсәрнең икенчесен — «Бетсен ирләр, яшәсен хатыннар» пьесасын тәкъдим итәчәк.

Зимфира Гыйльметдинова очрашу урыны итеп, Казандагы Татар китабы йорты билгеләнергә мөмкин дип әйтте. «Татар китабы йорты җитәкчелеге әлеге проект белән кызыксынды, афишаларны карап барыгыз», — диде Зимфира Гыйльметдинова.

Әлфия Миңнуллина-Юнысова пьеса укуны әтисе гомеренең соңгы елларында яшәгән йортта «фатирник» рәвешендә оештырырга була, дигән тәкъдим дә ясады. «Бетсен ирләр, яшәсен хатыннар» пьесасын исә ул татар театры өчен көтелмәгән тема, дип бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса