Театр сезоны ачылды
12 октябрь көнне Алексей Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театры үзенең 77 нче сезонын ачып җибәрде. Руслан ҖӘЛӘЕВ. Спектакль башланыр алдыннан театр директоры Владислав Юдин тамашачыларны узган сезондагы эшчәнлекләре белән таныштырды: артистлар барысы 280 тапкыр сәхнәдә уйнаганнар, аларның уенын 40 меңнән артык кеше тамаша кылган, 7 премьера куелган, күрше...
12 октябрь көнне Алексей Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театры үзенең 77 нче сезонын ачып җибәрде.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Спектакль башланыр алдыннан театр директоры Владислав Юдин тамашачыларны узган сезондагы эшчәнлекләре белән таныштырды: артистлар барысы 280 тапкыр сәхнәдә уйнаганнар, аларның уенын 40 меңнән артык кеше тамаша кылган, 7 премьера куелган, күрше шәһәрләргә, өлкәләргә гастрольләр белән йөрелгән, кыскасы, үткән сезон иҗади яктан гаять тә бай, уңышлы булган.
Тантанада катнашкан Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов театрның бөгелмәләр тормышында гаять әһәмиятле урын алып торуы, аның тирән тарихи тамырлары булуы турында сөйләде һәм яңа сезонның ачылуын зур бәйрәм буларак билгеләп үтте. Театрда үз эшләренең осталары булуы, аларның хезмәте, иҗаты тиешле дәрәҗәдә бәяләнүе дә ассызыкланды һәм моның ачык дәлиле булып торган сәхнә легендасы, Татарстанның халык артисты Равил Сәлимовны /рәсемдә/ түргә чакырдылар. Аңа "Россия Федерациясенең атказанган артисты" исеме бирелүе турындагы хәбәрне залдагылар көчле алкышлар белән каршы алды. Тиешле бүләкләр тапшырылгач, Равил Исмәгыйль улы рәхмәт сүзендә: "Галиҗәнап тамашачы! Ышанып шуны гына әйтә алам, Аллаһы Тәгалә никадәр гомер биргәндер, анысын белмим, әмма ул гомерне сәхнәдә, сезгә хезмәт итүгә багышлаячагымда бер генә шик тә юк!" - диде.
Бөгелмә театры артисты Анатолий Лямзинга Татарстан Республикасының "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" күкрәк билгесен тапшырдылар. Шуннан соң тамашачылар зарыгып көткән спектакль башланды. М.Ладоның "Очень простая история" дигән тормыш фәлсәфәсе турындагы әсәре белән яңа сезон ачылды. Тамашачылар сихри сәхнә дөньясына, тылсымлы тамаша эченә кереп киттеләр. Аларның ышанычы тулысынча акланыр дип әйтергә була, чөнки моның өчен Бөгелмә театрында барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа