Татарстан йолдызлары – Бөгелмәдә кунакта.
Бөгелмәдә бәйрәм концерты узды. Тамашачыларны моңлы тавышлары, дәртле биюләре һәм сүз осталыгы белән Казан артистлары сөендерде. Тамаша Техника йорты залында узды. - Без бердәм һәм без бергә! Күп милләтле илдә яшибез. Аларның традицияләрен, сәнгать юнәлешен дәвам иттерүчеләр. Төрле телдә сөйләшсәк тә, сәнгать телен һәммәбез дә аңлыйбыз, - әлеге зур мәгънәгә...
Бөгелмәдә бәйрәм концерты узды. Тамашачыларны моңлы тавышлары, дәртле биюләре һәм сүз осталыгы белән Казан артистлары сөендерде. Тамаша Техника йорты залында узды.
- Без бердәм һәм без бергә! Күп милләтле илдә яшибез. Аларның традицияләрен, сәнгать юнәлешен дәвам иттерүчеләр. Төрле телдә сөйләшсәк тә, сәнгать телен һәммәбез дә аңлыйбыз, - әлеге зур мәгънәгә ия булган сүзләрдән башлап җибәрделәр концертны алып баручылар. Алар Татарстанның сәнгать эшлеклеләре Айдар Садыйков һәм Петр Минеев. Айдар Садыйков тамаша барышында бөгелмәлеләрнең кәефен күтәрүче булды. Үзенең импровизацион биюләренә тамаша залында утыручыларны да кушып җибәрде. Петр Минеев исә алып баручы буларак кына түгел, ә сүз остасы буларак та бөгелмәлеләр күңелен яулады.
Салават Табаев, Сиринә Зәйнетдинова һәм Илназ Бах моңлы җырлары белән тамашачының күңелен күтәрде һәм аларга яхшы кәеф бүләк итте.
Бөгелмәлеләр ике сәгатькә якын башкала артистлары чыгышы белән ләззәтләнде һәм һәр номерны алкышларга күмде.
Ләйсән БИКБУЛАТОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа