Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тамашалар тулы тормыш

“Безнең күршеләребез – иң яхшы күршеләр”, – ди Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева. Безнең турыда, Бөгелмә театры турында әйтүе. Ә без: “Безнең күршеләр тагын да яхшырак”, – дип җавап бирәбез.

Күршеләрчә бу

Бу ике күрше райондагы коллегалар арасындагы итагатьлелек билгесе генә түгел. Театрлар еш кына бер-берсенә ярдәмгә дә киләләр. 

Март аеннан башлап, Россиядәге барлык театрларда да тамашачылар өчен керү юлы ябылды. Әлмәтлеләр бу чорда сәхнәне ремонтлауга кереште. Күптән инде шушы чорга планлаштырылган эш иде ул. Начар эш түгел, тик менә “COVID-19” аның озакка сузылуына китерде. “Роспотребнадзор” театрларга беренче тамашачыларын кабул итәргә рөхсәт биргәндә дә ремонт төгәлләнмәгән иде әле.  

Актерларның тамашачы алдына чыгарга ничек теләвен алар үзләре генә белә. Әлмәт артистларының энә өстендә утырган кебек хис иткән вакыты бу. Җитмәсә, “Алтын битлек” экспертлары, Россиянең иң мәртәбәле премиясенә тәкъдим итәр өчен ике спектакльне карарга дип, Әлмәткә җыенганнар... Сәхнә бит һаман ремонтта! Аның каравы, янәшәдә генә тарихы белән дә, кунакчыллыгы белән дә гаҗәеп ачык булган күршеләр – Алексей Баталов исемендәге театр бар. Бөгелмәлеләр ике кичкә үз сәхнә-мәйданын әлмәтлеләргә биреп торды да. Мәскәү экспертлары – Ксения Аитова, Надежда Стоева һәм Владислава Куприна (исемнәре дөньяга билгеле булган театр белгечләре) аларның эшен карарга килде.

Ике спектакль: “Королевство кривых” һәм “Микулай”ны күрсәттеләр. Әйе, күрше сәхнәсе туган йорт түгел, параметрлар икенче, яктылык, акустика. Тамашачы да башка. Спектакльдән соң Фәридә Исмәгыйлева тәэсирләре белән уртаклашты: “Зал да биредә башкачарак сулый, бездәге төсле түгел, тамашачы башкача карый”. Юк, бу “яхшырак яки начаррак” дигән мәгънәдә түгел. Артистлар бит алар тамашачы кәефен ниндидер эчке бер дәрәҗәдә тоялар. 

Нәтиҗә шул: экспертлар спектакльләрне бик югары бәяләде. “Королевство кривых” спектакле конкурсның дүрт номинациясе буенча тәкъдим ителде.

Сез – безгә, без – сезгә

Әлмәт театрында ремонт төгәлләнде, инде анда барырга безнекеләргә чират җитте. “Казан сөлгесе” очраклы сайланган спектакль түгел иде. Бердән, бу пьесаның тәрҗемәчесе – нефтьчеләр башкаласы театры директоры Фәридә Исмәгыйлева үзе. Икенчедән, татар классигы әсәре буенча  эшләнгән спектакльне рус коллективының уйнавын тамашачы ничек кабул иткәнен белү коллективка бик кирәк иде. Туры килүен әйт: Баталов театрына тәнкыйтьче Владислава Куприна килергә җыенган икән. Әле ел башында ук РФ театр әһелләре берлеге аның безнең белән эшләгән эшенә грант биргән иде. Бөгелмәгә килеп, әлмәтлеләр спектаклен караган шул ук Куприна, бөгелмәлеләр эшен карарга дип, бу юлы Әлмәткә юл тотты. 

Тамаша залы ул көнне тулы иде, “Роспотребнадзор” таләпләрен истә тотып, 50 процентка, әлбәттә. Безнең артистлар да андагы тамашачының “башкача” икәнен әйтте. Артистлар сәхнәгә беренче чыкканда алар кул чаба. Һәр музыкаль номерны да алкышлыйлар. Аеруча кызык тоелган эпизодларда да кул чабалар.   

Әлбәттә, һәрбер тәнкыйтьчегә хас булганча, Куприна да берничә фикерен җиткерде. Артистлар һәм спектакльне сәхнәгә чыгарган һәр кеше өчен профессиональ театр белгече, ГИТИСта чит илләр театры тарихын укытучы, Мәскәү Яшь тамашачылар театрының әдәби бүлек мөдире, Россия театр фестивальләренең даими жюри әгъзасы булган кешенең һәрбер сүзе мөһим. Бу үз театр сәгатеңне мәскәүләр вакыты белән чагыштыру да, әлеге сәнгать төренең үсеш тенденцияләрен аңлау да, һөнәрең серләренә тирәнтенрәк төшенү дә дигән сүз. Ни әйтсәң дә, кечкенә шәһәрдә, көндәшлек булмаган шартларда эшләү игътибарны беркадәр сүрелдерә бит ул.      

Язманың тулы вариантын "Бөгелмә авазы"  газетасының 25 декабрьдә чыккан 51нче санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса