Сөенбикәм, Гәүһәршадым...
"Дөреслеккә бер генә тамчы хилафлык та төзәтә алмаслык хата-хәвефләргә юл ача".
Демокрит.
...1843 елда француз язучысы һәм сәясәтчесе Маркиз де Кюстин "1839 елда Россия" дип исемләнгән китабын бастырып чыгара. Бу китапны укып чыккач, Николай Iнең җене кузгала: "Минем гаеп бу! Нишләп сөйләшкәнмендер шул кабахәт белән?" - дип, китапны атып бәрә. Ә бит алдынгы карашлы А.Герцен бу әсәрне "Россия турында чит ил кешесе язган иң әйбәт һәм акыллы китап" дип бәяләгән...
Хакыйкатьне, шул исәптән тарихны да берничек тә чүплеккә ыргытып булмый. Сәяси вәзгыятькә яраклаштырып язылган уйдырмаларның бүген дә ачыктан-ачык тәкъдим ителү күренеше исә күзгә шырпы сыман кадала. Һичшиксез, "татар-монгол изүе", "Куликово сугышы", "Идел төбәгендә XV гасырда яңа милләт - татарлар оеша", "Ермак - Себерне буйсындыручы" һәм башка уйдырмаларның саклануы рус халкының шовинизмы билгесе булып тора. Бу хәлгә ничек түзеп булсын?!
Чал тарих төпкелләренә чумып, тарихи чыганакларны барлап, уйдырмаларны йолкып ыргыту теләге көннән-көн көчәя. Шул нисбәттән, тарихчы Һади Атласиның "Себер тарихы", "Сөенбикә" һәм "Казан ханлыгы" дип исемләнгән хезмәтләре (Һади Атласи. Себер тарихы. Сөенбикә. Казан ханлыгы. Казан. 1993 ел), һич тә үз әһәмиятен югалтмыйлар. Мисал өчен, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова үзенең "Туран иле" дип исемләнгән китабында (Казан. 2008 ел ) "Себер татарларының XI гасырда ук үз дәүләтләре булган, аның башкаласы Кызыл-Тура башка татар ханлыкларындагы кебек тормыш алып барган" (322 нче бит) һәм "Себерне бернинди Ермак та басып алмаган, ә Россиянең регуляр армиясе яулап алган" (262 нче бит) дип нәтиҗә ясаган. Әлбәттә, ул Һади Атласи хезмәтләренә дә таянган.
Татар халкының азатлыгы һәм мөстәкыйльлеге өлгесе - Сөембикәне кем белми икән?! Ә бит Һади Атласиның "Казан ханлыгы" хезмәтенә таянып, тарих фәннәре докторы С.Алишев тагын бер күренекле хатын-кызны - Гәүһәршадны халкыбызга кайтару өчен омтылыш ясаган. Ул (Гәүһәршад) һәм Булат бәк (хөкүмәт вәкиле) 1530-1540 елларда барган катлаулы көрәш шартларында дәүләтнең тынычлыгын, мөстәкыйльлеген саклап калу өчен күп көч куйганнар. "Үз иле файдасына куйган тырышлыклары өчен аны рус елъязмачы-монахлары төрлечә ялганлап язганнар", - дигән нәтиҗәсе шуны раслый. Гәүһәршадны, Фатыйма-Солтанны, Үрбәтне кайтарасы иде халкыбызга. Моңа Бөгелмәдә тагын бер адым ясалды инде - һәвәскәр рәссам Мәгъсум Галимов тарафыннан Гәүһәршад портреты иҗат ителде, ә тарихчылар үзләренең төпле фикерләрен әйтерләр дип ышанабыз.
Әмир САДЫЙКОВ.
Бөгелмә шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа