Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Шәһәр паркында “Кәсепле Бөгелмә” фестивале узды

Чара халык кәсепләрен һәм һөнәрләрен торгызуга, саклап калуга һәм үстерүгә багышланган иде.

Кызыл Армия урамындагы ял паркында  “Кәсепле Бөгелмә”  II шәһәр һөнәр фестивале узды, ул “Үзәкләштерелгән район клублары системасы” муниципаль бюджет учреждениесе коллективы тарафыннан оештырылган иде.

Фестивальнең максаты – халык кәсепләрен һәм һөнәрләрен яңадан торгызу, саклап калу һәм үстерү.

Чара паркның үзәк мәйданчыгында узды. Халык иҗатының кабатланмас атмосферасы, осталар һәм алтын куллылар эшләреннән оештырылган күргәзмә кунакларны чын ярминкәгә күчерә алды.

Агач эшләнмәләр, чүлмәк ясау осталыгы буенча мастер-класслар үсеп килүче буынны шулкадәр кызыксындырды ки, һәркем үзен оста буларак сынап карарга теләде һәм иҗади сәләтен күрсәтә алды. Үзешчән артистларның концерт программасы исә халыкчанлыгы белән сөендерде һәм чараның тәэсир көчен арттырды.

Фестивальдә катнашучыларның барысына да дипломнар һәм  сувенирлар тапшырылды..

Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова барысын да бәйрәм белән котлады, шәһәребезнең һөнәрчелек традицияләрен саклап калу һәм  традицион һөнәрләр буенча шәһәр фестивален оештырган өчен рәхмәт белдерде.

Фестиваль шәһәребезнең мәдәни календаренда ныклы урын алды инде, шуңа да без, республикабыз районнарыннан гына түгел, ә Россия Федерациясенең күрше төбәкләреннән дә халык осталарын җәлеп итеп, ул ел саен үткәрелер дип өметләнәбез.

 Наталья Маликова, күчмә мәдәни үзәк мөдире,

 Нелли Иванова, күчмә мәдәни үзәкнең сәнгать җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса