Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Сезне сөендерер өчен эшлибез

Татарстан Республикасында эшләп килгән ике Татар мәдәният үзәгенең берсе безнең Бөгелмәдә булу зур горурлык тудыра.

Шәһәребезнең иң үзенчәлекле тарихи бинасында – Хәким бай йортында урнашкан, рухында һәм һавасында ук җан җылысы, шәфкатьлелек аңкып торган әлеге милли мәдәни учакның Бөгелмә татарларының милли үзаңын үстерүдә, зәвык һәм мәдәни зыялылык тәрбияләүдә роле әйтеп бетергесез зур.

Инде күп еллар дәвамында Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Флюра Әхмәтвәли кызы Шәрипова җитәкчелегендә эшләп килүче, нибары алты мәдәни хезмәткәрдән торган бу оешма коллективы күпмилләтле Бөгелмәбездә өлкәннәр һәм ветераннар белән эш алып бару белән беррәттән, алар ярдәмендә һәм үрнәгендә балаларга, яшьләргә милли-мәдәни тәрбия бирүдә биниһая зур эш башкара. 

Гомумән Татар мәдәният үзәгендә 26 иҗат клубы (13 түгәрәк) эшли.   Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар саны – 2 400гә якын кеше. 5 түгәрәк балалар белән эшли, аларда 145 бала җыр, бию, нәфис сүз, курчак театры һ.б. коллективларында сәнгать серләрен өйрәнә.

Ә тагын биш түгәрәк фәкать яшьләр мәнфәгатьләрен кайгырта, алар дөньясы белән, заман яшьләренең рухын тоеп, янып яши, эшли, иҗат итә.  Алары уртак кызыксынулары булган 425 егет һәм кызны берләштерә.

Татар мәдәният үзәгендә кайсы гына иҗат коллективын алма, барысы да профессиональ дәрәҗәдә чыгыш ясыйлар, шәһәр һәм районның мәдәни тормышында актив катнашалар, төбәк, Татарстан һәм Россия күләмендәге бәйгеләрдә, фестивальләрдә зур уңышларга ирешәләр, ә иң мөһиме, бөтен Россия күләмендә милли традицияләребезне пропагандалауда зур эшләр башкаралар, аның матур өлгеләрен күрсәтүдә тиңдәшсез үрнәк булып торалар. Флюра Шәрипова сөйли:

– 2020  елга  зур  планнар  төзеп, Татарстаныбызның  100  еллыгын,  Бөек  Җиңүнең 75 еллык  юбилеен  матур милли мәдәни  чаралар  белән  бәйрәм итүне күздә тотып, актив эш башлап җибәргән идек. Яңа ел  чараларыннан бушагач та һәр көн саен икешәр-өчәр чара үткәреп, милли мәдәниятебезнең чәчәк атуын тәэмин иттек. Санап китсәң  күп, бик  күп алар: “Яңа елга – ак теләкләр” (Эдуард Гафиятуллин концерты), “Балкыш” фестивале (ветераннар  өчен), “Бәхет биргән җирем Татарстан” дип аталган әдәби-музыкаль композицияләр (мәктәп балалары өчен), “Егет солтаны”, “Җәлил укулары” бәйгеләре, “Васанта” халык бию ансамбленең Ижевск шәһәрендә  узган  Бөтенроссия  бию фестивалендә берьюлы өч номинациядә җиңү яулап кайтуы, Татарстанның  100 еллыгына багышланган республикакүләм  фәнни-гамәли конференция (аның эшендә татар милләтенә битараф булмаган  укытучылар, социаль хезмәткәрләр, милләтебез горурлыгы булган шәхесебез, күренекле галим, җәмәгать эшлеклесе Фәрит Шәкүров, Казан  шәһәренең  “Солнечный”  мәктәбе директоры  Павел Шмаков та   катнаштылар) һ.б..

          Инде җиң сызганып “Нәүрүз гүзәле” бәйгесен, бәйрәмен һәм бик  зурлап, ел да уздыра торган дини җырлар, мөнәҗәтләр фестивален быел Бөтенрәсәй күләмендә уздырырга җыенып  йөргәндә генә... Алланың  җәзасы төшкере “коронавирус” дигән зәхмәт чыгып, бөтен мәдәни  хезмәткәрләребезне өйләренә куып таратып, карантинга ябып куйды.  Моңа кадәр андый шартларда эшләп караган булмагач, башта беркадәр югалып та калдык. Әүвәл мәлдә матур бинабызга бармый гына ничек эшләп буласын күз алдына да китерә алмадык, әмма, кирәк булгач, үзизоляция шартларында эшләргә дә өйрәндек, Аллага шөкер. Менә кайчан  кирәге чыкты “Михнәт бабай” ярдәме: үзебез сценарист, үзебез видеооператор, үзебез алып баручы да, җырчы да, монтажчы да... Әйе-еее, күп нәрсәгә өйрәтте безне бу мәлгунь таҗлы вирус!

“Ашау байдан, үлем Ходайдан хәзер сезнең, Путин эшләмәгән өчен дә акча түли үзегезгә”, – дип көлүчеләр бар, безгә карап. Юк милләттәшләрем, эшләп ашыйбыз, мәдәният бүлеге алдында эшләгән эшебез өчен хәтта отчет та бирәбез (ә  алар үз чиратларында – министрлык алдында).Безнең видеороликларыбызны  социаль челтәрләрдән, контактлардан, твиттердан, фейсбуктан, инстаграмнан һәм “Бөгелмә авазы” газетасының сайтыннан карый аласыз. Бигрәк тә республикабыз тамашачыларының  күңелләренә хуш килгән берничә видеороликны күрми калмагыз: “Халкым  җырлый  сине  зурлап!” – Эдуард Гафиятуллин  җырлары; “Яшә  гармун,  уйна  гармун!” – “Моң” гармунчылар  ансамбле чыгышы; “Аллаһ бүләге ул – изге  Рамазан!” – бу роликны карагач, халкыбызның сөекле язучысы, тарихчы, сәясәтче Фәүзия Бәйрәмова изге Рамазан турындагы видеороликны карагач, безгә болай дип язып җибәрде: “Аллаһның  рәхмәтләре булсын Сезгә! Бу язмагыз миңа Аллаһның бүләге булды, терелеп киттем... Бу гамәлегез өчен Сезгә нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз булыр кебек! Аллаһы Тәгалә ике дөньяның да һидаятен насыйп итсен! Әмин!” Сез дә күрми калмагыз, хөрмәтле милләттәшләр! Бергә булыйк, бердәм булыйк!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса