СЕБЕРКЕЛЕ, ӘЙРӘНЛЕ ШОУ
Быел җэй балалар паркы һәр шимбәдә шау-гөр килеп тора
“Мәдәни мохит” (“культурная среда”) дип аталган республикакүләм шаукым килде Бөгелмәгә. Менә инде икенче ел мәдәният хезмәткәрләре, ярыша-ярыша, берсеннән-берсе кызыклырак чаралар үткәрәләр. Әле узган шимбәләрнең берсендә генә дә “Татар мәдәният үзәге” хезмәткәрләре балалар паркында бик кызыклы итеп театраль тамаша оештырдылар: “Себерке шоу” һәм “Әйрән шоу” дип аталган ике тамашаны бер итеп, Бөгелмә тамашачысына тәкъдим иттеләр. Һәркемгә билгеле – безнен татар халкы элек мунчадан соң әче катыктан әйрән ясап эчеп, сусавын баскан. Җәйге челләдә печән өсләрендә дә, урак урганда да, әлеге дә баягы, салкын әйрән көч, дәрт, дәрман биргән.
Сәхнәдә өч төрле әйрән пәйда булды: әче катык әйрәне, каймаклы катык әйрәне һәм яшел суган, укроп, петрушка салып ясаган әйрән. Эчеп тә карады соң халык онытыла башлаган әйрәнне! Чират тора-тора, чагыштыра- чагыштыра тәмләделәр! Ә иң тәмлесе – Хәмзә Фәхрулла улы Мотыйгуллинның өйдән ясап калып килгән кыярлы әйрәне булды. Ул әле тагын бик күп төрле әйрән рецептлары белән уртаклашты.
“Себерке шоу” бәйгесе бигрәк тә кызыклы үтте. Сәхнәдә өч егетебез мунча себеркесе бәйләү ярышында мастер-класс уздырдылар: каен себеркесе, юкә себеркесе, имән себеркесен бәйләп кенә түгел, мунчадагы сыман итеп, чабып-чабынып та күрсәттеләр !
Үзәк китапханәдән татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәре Рамилә ханым Шәкүрова оештырган күңелгә бик ятышлы һәм эчтәлекле викторина, шулай ук тематик китап күргәзмәсе дә тамашачыны җәлеп итте.
Шәһәр һәм районыбызның милли-мәдәни тормышына битараф булмаган предприятие һәм җәмәгать оешмалары ярдәме белән үткәрелгән яңа төр бу күңел ачу чарасы бөгелмәлеләр күңеленә бик хуш килде. Афәрин!
Флюра ШӘРИПОВА,
Татар мәдәният үзәге директоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа