Кыйммәтле рухи мирас
Һәр милләт үзенең мәдәни казанышлары, бөек шәхесләре белән дөньякүләм таныла һәм гомумкешелек тарихында үз урынын таба.
Алсу МӨХӘММӘТДИНОВА,
тарих фәннәре кандидаты.
Һади Атласи - татар халкының мәшһүр фикер иясе, бөек шәхес. Ул - XX йөзнең беренче чирегендә татарларның рухи, милли, мәдәни яңарышына зур өлеш керткән зат. Шул ук вакытта Һади Атласи мирасының, ул формалаштырган идеяләрнең бүгенге көндә дә әһәмияте зур. Бу рухи мирасның кыйммәте нидән гыйбарәт соң?
XXI гасыр, глобаль күренешләр, интеграция процесслары белән беррәттән, һәр халыкның тарихи, мәдәни үзенчәлекләрен саклап калу, дөньяда үз урынын билгеләү дәвере дә булып тора. Татар халкы дөнья халыклары арасында үз урынын табарга омтыла икән, әлбәттә, Һади Атласи кебек мәшһүр фикер ияләренең рухи мирасларына таянып эш итәргә тиешле. Һәр милләт яшәү көчен арттырыйм дисә, үз милли идеясен булдырырга һәм шуны тормышка ашыру хәстәрен күрергә тиеш. Милли идея мәдәни, икътисадый, сәяси состав өлешләрен күз алдында тота. Милли идея үткәндәге тарихи тәҗрибәгә нигезләнергә һәм киләчәккә оптимистик рух биреп торырга тиеш. Бу җәһәттән Һади Атласиның түбәндәге сүзләрен искә төшереп китү урынлы булыр: "Татарларны коткаручы бер нәрсә бар исә, ул да булса уку, гыйлем вә шуларның җимеше булган икътисадый хәлнең яхшылануыдыр".
Һади Атласиның замандашы, галим һәм күренекле дин эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддин дә шушы ук фикерне алга сөрә: "Милләтләргә нисбәт илә байлык белән гыйлем бер-береннән һич аерылмас. Болар исә бер кошның ике канаты яки бер көймәнең ике ишкәге кебек булырлар. Гыйлемнән башка - байлык, байлыктан башка гыйлем булмас. Ягъни гыйлемсез милләт баемас вә алга китмәс, баемаган милләт гыйлем өйрәнә алмас". Бу фикерләр, һичшиксез, татар милләтенең гомум рәвештә мәдәни, икътисадый идеясе булып торырга тиеш. Хәзерге заман дөнья икътисады да, алга киткән илләрнең тарихи үсеше дә бу фикерләрне раслый. Мәсәлән, Япония дөньякүләм табигый байлыкларның фәкать ике процентына гына ия. Әмма югары технологияләргә, белемгә таяну аның икътисадын алга җибәргән, дәүләт бәйсезлеген ныгыткан. Американың танылган социологы Элвин Тоффлер да XXI гасыр бусагасында белем, байлык һәм көч турында фикер йөртеп, мондый нәтиҗәгә килә: "Белем - XXI гасырда да, дөньякүләм конкуренция факторы, идарә итүдә иң уңышлы карарлар кабул итү чыганагы булып тора". Җыеп әйткәндә, Һади Атласиның гыйльми, публицистик хезмәтләре татар халкының бүгенгесен үткәне һәм киләчәге белән бәйли. Ягъни татарның кем һәм кайдан булуын, кая барырга тиешлеген ачыклый, милләтнең бердәмлеге идеясен ассызыклый.
Һади Атласи күпкырлы сәләт иясе, үз-үзенә таләпчән, тәнкыйди шәхес булуы белән игътибарны җәлеп итә һәм зур кызыксыну уята. Ул - зыялыларның милләт яшәеше, алга барышы өчен зур җаваплылыкта булырга тиешлеген үз тормышы белән дәлилләгән шәхес. Сүз, әлбәттә, мәдәни һәм сәяси, тулаем алганда, милли элитаның халык, җәмгыять алдындагы җаваплылыгы турында бара. Бу җәһәттән дөньяның тагын бер күренекле шәхесе, инглиз фельдмаршалы Монтгомери сүзләрен искә төшереп үтәсе килә. Ул үзенең мемуарларын болай төгәлли: "Халыкның хәлиткеч һәм чын көче аның кораллы көчләрендә түгел. Халыкның көче милли характерында, аның кешеләрендә, ул кешеләрнең эшкә сәләтлелегендә һәм кыюлыгында. Милләт яшәсен һәм башка милләтләрнең хакимлегенә дучар булмасын өчен ике нәрсә кирәк. Бу мөһим нәрсәләр түбәндәгеләр: динле булу, ягъни рухи, әхлакый үсешкә омтылу; укымышлы зыялыларның булуы. Бу зыялылар мөстәкыйль фикер йөртергә һәм конкрет эш-гамәлләрне тормышка ашырудан курыкмаска тиешләр".
Әлеге фикерләр Һади Атласиның тормышыннан алып әйтелгән кебек. Һади Атласи - татар милләтенең шәрәфен саклап, хәтта гомерен корбан иткән изге шәхес һәм бөек зат. XX йөз башында татар милләтенең нәкъ шундый бөек уллары булган. XXI йөздә дә рухи бәйләнеш чылбыры өзелмәсен иде, дәвамчылыкны саклыйсы, аның кебек кыю гамәл кылып, көчәйтеп торасы иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа