Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Россия – Ватаным минем

12 июнь - Россия Федерациясендә дәүләт бәйрәме. Россия көне РСФСР суверенитеты турында дәүләт декларациясе кабул ителгән көннән - 1992 елдан башлап, һәр ел саен зурлап билгеләп үтелә. Быел кояшлы матур бу көнне шәһәребезнең Кызыл Армия урамындагы Морозов исемендәге мәдәният һәм ял паркында "Россия - Ватаным минем" дигән чара үтте. "Яшьләр...

12 июнь - Россия Федерациясендә дәүләт бәйрәме. Россия көне РСФСР суверенитеты турында дәүләт декларациясе кабул ителгән көннән - 1992 елдан башлап, һәр ел саен зурлап билгеләп үтелә.

Быел кояшлы матур бу көнне шәһәребезнең Кызыл Армия урамындагы Морозов исемендәге мәдәният һәм ял паркында "Россия - Ватаным минем" дигән чара үтте. "Яшьләр сарае" муниципаль мәдәният учреждениесе сәнгать коллективлары шәһәрдәшләр һәм килгән кунаклар өчен искиткеч матур концерт программасы әзерләгәннәр иде.

Бөгелмә муниципаль районы иреклеләр үсеше координацион үзәге әгъзалары һәм шәһәребезнең "Курс-М" студентлар клубы активистлары "Дуслар яшәгән җирдә" дип исемләнгән интерактив оештырдылар. Анда катнашучы һәр кеше йөрәк сурәте уртасына үз исемен язды. Аннары ул "йөрәкләр" Россиянең зур картасында, ул кеше туган төбәге, дуслары яшәгән турларда урын алды.

Бу бөек бәйрәмгә олылар гына түгел, балалар да бик шат булды.. Алар өчен паркта күңел ачу, уеннар мәйданчыгы, шулай ук иҗади остаханә дә эшләде.

Наталья КУЛАГИНА,

Бөгелмә муниципаль районы

иреклеләр үсеше координацион үзәге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса