Россия Дәүләт әләме көненә багышлап
Туган якны өйрәнү музеенда Музей хезмәткәрләре 3нче мәктәп яны лагере балалары өчен “Россия әләме” дигән музей-уен дәресе үткәрделәр. Балалар Россия әләме барлыкка килү тарихын зур кызыксыну белән тыңладылар.
Белешмә: XVII гасырга кадәр Россиядә бердәм дәүләт әләме булмаган. Аның турында беренче искә алулар патша Алексей Михайлович Романов исеме белән бәйле.
Александр II вакытында, 1858 елда тантаналы очраклар өчен әләмнең яңа рәсеме раслана (кара–сары–ак). 1918 елда Свердлов тәкъдиме белән РСФСРның Дәүләт әләме сул якта алтын язуы булган кызыл тукыма була.
1991 елның 22 августында Россия әләменең яңа тарихы башлана. Дәүләт әләме итеп ак, зәңгәр һәм кызыл төсләрдәге горизонталь буйлы туры почмаклы тукыма таныла. 1994 елдан 22 август Россия Федерациясенең Дәүләт әләме көне дип игълан ителә.
Чарада катнашучы балалар кулларына акбур алып, асфальтта заманча Россия триколорын ясадылар. Россиядә яшәүче төрле халыкларның хәрәкәтчән уеннарын уйнадылар, чөнки безнең Ватан әләме астында төрле милләт кешеләре яши.
Гөлчәчәк ГАРИПОВА,
музей методисты
Елена РЫЖИКОВА фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа