Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Роберт Миңнуллинның коронавируска багышлап язган шигырен сез дә укыгыз әле

Шагыйрь аны Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсендә урнаштырган.

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин үзенең яңа шигырен коронавируска багышлаган. Шагыйрь аны Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә урнаштырган.

«Бөтен дөньяга

Тарала вирус…

Тарала вирус -

Коронавирус…

Аңа барыбер -

Ни дошман, ни дус,

Аңа барыбер -

Ни кытай, ни рус...», диелә шигырьдә.

Шагыйрь авыруны Татарстан ягына карамаска чакыра.

Кытайда Covid-19 коронавирусының таралуы хакында узган елның декабрь ахырында билгеле булды. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы әлеге авыруны халыкара дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл дип таныды.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Кытай галимнәре коронавирусның ике төрчәгә бүленүен белгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса