Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Әниләр көненә бәйрәм концерты

Карабаш мәдәният йортында “Әниләр һәм балалар” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте.

Кичәдә әниләребезгә багышлап, әниләр, балалар башкаруындагы җырлар һәм биюләр ямь өстенә ямь булды.

Күптән түгел генә оешкан кашыкчылар балалар ансамбле (җитәкчесе Ринат Мингазов), курайда чыгыш ясау һәм шулай ук кечкенә балалардан төзелгән бию ансамбльләре (җитәкчеләре - Татьяна Гыйльманова, Алина Галиева)башкаруында “Чебиләрем” һәм “Әниемә вальс” биюе сәхнәне тагын да бизәде. Концерт программасы бик матур һәм эчтәлекле барды. Юмор белән сәхнәләштерелгән тамаша да (Эльвира Ибраһимова, Сәрия Ибраһимова башкаруында) залда утыручы әниләребезнең күңеленә хуш килде. Үзешчән артистларыбыз көче белән әзерләнгән концерт программабыз, кадерле әниләребезгә бәйрәм бүләге булып барсын.

 

 Сәрия ИБРАҺИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса