Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Мәдәният волонтерлары интернат-мәктәп коллективы өчен концерт оештырдылар

“Илһамландырабыз һәм берләштерәбез! Иҗат итәбез һәм ярдәм кулы сузабыз!”. Бу сүзләрне Бөгелмәнең мәдәният иреклеләре үзләренә девиз итеп алган.

Иреклеләр – ул игелеклелек, риясызлык һәм кешелеклелек үрнәге. Ә мәдәният волонтерлары – күңел өчен дару да. Аларның тормышы бик кызыклы, алай гына да түгел, игелекле эшләргә дә бай. Хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, мәдәният волонтерлары Бөгелмә шәһәренең физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр интернат-мәктәбе укытучылары өчен концерт куйды. Алар үзләре – олы йөрәкле кешеләр, авыру балаларга яхшылык кыла, белем бирә. Шуңа күрә волонтерлар өчен бу концерт аеруча дулкынландыргыч булды.

Концерт иреклеләр үзәге ассоциациясенең “Мәдәният волонтерлары” Бөгелмә төбәк иҗтимагый хәрәкәте берләшмәсе активисты Нелли Ивановна тарафыннан оештырылды. Ул – “МКМ: Молодежь Культура Менеджмент” республика форумында катнашучыларның берсе.  

Бәйрәм концерты бер сулышта узды. Әниләр турында җырлар залда утыручыларның күңел кылларын тибрәндерде. Бию көйләре дәртләндерде, ә гадәти булмаган конкурслар тамашачыларга эш мәшәкатьләрен бераз онытып торырга мөмкинлек бирде.

Нелли Иванова, Нелли Иванова, художественный руководитель передвижного культурного центра МБУ "Районная клубная система"

Фотолар: Наталья Маликова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса