“Мәдәни SDVIG” ясаган күчеш
Күчеш дигәнне бу очракта туры мәгънәдә аңларга кирәктер. Чөнки гадәти күренешләр, гадәти законнар Шәһәр көне алдыннан барысы да үзгәрде дә куйды. Татарстан Республикасы көне һәм Бөгелмә шәһәренең 235 еллык туган көнен бәйрәм итү чаралары төп тантанага кадәр бер көн алдан башланып китте. Мәдәният һәм ял паркы бөгелмәлеләрне һәм шәһәр кунакларын...
Күчеш дигәнне бу очракта туры мәгънәдә аңларга кирәктер. Чөнки гадәти күренешләр, гадәти законнар Шәһәр көне алдыннан барысы да үзгәрде дә куйды.
Татарстан Республикасы көне һәм Бөгелмә шәһәренең 235 еллык туган көнен бәйрәм итү чаралары төп тантанага кадәр бер көн алдан башланып китте. Мәдәният һәм ял паркы бөгелмәлеләрне һәм шәһәр кунакларын тере сыннар белән каршы алды. Алтын, бронза, көмеш һәм хәтта яшел төстәге сыннар беренче карашка боегып, башларын аска иеп кенә торсалар да, тәңкә чыңлавы тавышын ишетүгә шунда ук карашларын сиңа юнәлтәләр. Кайберсе хәтта үзләренең трюклары белән бала-чаганың һушын да алды. Мәсәлән, әлеге Гали-баба сыны һавада "эленеп тора", җиргә бары тик кулындагы сихерле таягы белән генә таяна. Тылсымга алай җиңел генә ышанасы килмәгән балалар исә аны тикшереп, һәр җирен тотып карап чыктылар. Һәм, ахыр чиктә, тере сыннарның сихеренә инанырга мәҗбүр булдылар.
Паркның яшел зонасында шулай ук катыргы музыкаль дөнья сурәтләнгән иде. Бөгелмәлеләрнең социаль челтәрдәге кызыллы-аклы барабаннар, фортепьяно, микрофон, телевизор һәм хәтта шешәләр тутырылган ванна янында төшкән фотосессияләрен күрсәгез, ул нәкъ тә шушы Казан шәһәре "SDVIG" камера театры перфомансы* алып килгән күргәзмә булыр.
Мәдәни чаралар Ярослав Гашек иҗатына багышланган тамаша белән дәвам итте. "Гашекның Бөгелмә кыйссалары аерым йөзләрдә" дип исемләнгән чыгыш язучының иҗатын яратучы, аның белән кызыксынучы һәм Чехия белән Бөгелмә арасында нинди бәйләнеш булуын әлегә кадәр белмәүчеләр өчен дә бик кызыклы булды.
Оркестрлар чыгышы бары тик зур сәхнәләрдә генә барырга тиеш дигән фикер дә бәйрәм чаралары вакытында үзгәрде. Мәдәният һәм ял паркының үзәк мәйданчыгындагы Кояшы тирәли музыкантлар урнашты. Аларның тылсым да түгел, сихер дә түгел, ә музыкаль инструментлар ярдәмендә Бөгелмә "галактикасына" яңгыраткан авазлары меңләгән йолдыз булып шушы Кояш тирәли әйләнде. Казан шәһәреннән килгән "Sforzando" пианистлар оркестры Бөгелмә халкын югары классик музыкаларын югары сәнгати осталыкта башкаруы белән таң калдырды.
Паркта оештырылган бәйрәм чараларында шулай ук үзебезнең җирле "Московское время" бию студиясе дә чыгыш ясады. Алар тәкъдим иткән перфоманс бөгелмәлеләрнең үзләре янында һәм үзләре белән бергә башкарылды.
Кичен исә "Россиядә - Кино елы" кысаларында үткәрелгән "Кино төне" булды. Паркта урнаштырылган зур экранда интернетта тавыш бирү юлы белән сайлап алынган үзебезнең ил фильмнары күрсәтелде. Иң әвәл әлеге тамаша белән әти-әниләрен ияртеп килгән нәни тамашачылар куанды. Алар өчен "Смешарики" мультфильмы күрсәтелде. Соңыннан "Батальон" һәм "Легенда № 17" фильмнары тәкъдим ителде.
Җөмһүриятебез һәм шәһәребез көненә багышланган чаралар шулай ук Техника йорты каршындагы мәйданда да барды. Биредә Бөгелмә иҗат коллективларының "Туган шәһәребез, бөтен йөрәгебез синең белән!" дип исемләнгән концерт программасы булды.
Туган көнең белән сине, газиз Татарстаныбыз! Туган көнең белән сине, сөекле Бөгелмәбез!
Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.
Автор фотосы.
*Перфоманс - инглиз теленнән кергән сүз (башкару, тәкъдим итү, чыгыш ясау дип тәрҗемә ителә), заманча сәнгатьнең бер төре. Картина, скульптура, яисә музыка кебек сәнгать төрләреннән аермалы буларак, перфонманс - ул шушы вакытта, шушы урында, тамашаны тәкъдим итүче автор һәм автор белән тамашачы арасындагы бәйләнеш йогынтысында барлыкка килгән сәнгать әсәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа