Икенче кич
Спектакльне без хезмәт коллективыбыз белән барып карадык. Икенче көнне, әлбәттә, фикер алыштык, бәхәсләшеп тә алдык: "Спектакль ахырына таба Регинага "сыптырып" җибәрәсем килә башлады", - ди Гөлсинәбез (сүз Вера ролен башкарган Регина Кәлимуллина турында бара). "Регинаны көйгә
китереп буласы иде әле анда, Фәнияне утлы табага бастырып, сыптырасы иде башта",...
Икенче кич
Спектакльне без хезмәт коллективыбыз белән барып карадык. Икенче көнне, әлбәттә, фикер алыштык, бәхәсләшеп тә алдык: "Спектакль ахырына таба Регинага "сыптырып" җибәрәсем килә башлады", - ди Гөлсинәбез (сүз Вера ролен башкарган Регина Кәлимуллина турында бара). "Регинаны көйгә
китереп буласы иде әле анда, Фәнияне утлы табага бастырып, сыптырасы иде башта", - дип җаваплый аңа каршы икенчебез (Фәния Сухова, ире йом-
шаклыктан файдаланып, дөнья дилбегәсе үз кулында дип санаучы әрем телле үткен хатын ролендә: үзе килен, үзе кайнанай)...
Вакыйга русы-татары аралашып көн күрә торган 300 еллык тарихы булган бер авылда бара. Катнаш милләтләр яшәсә дә, шул гомер эчендә бер генә катнаш гаилә дә булмаган авыл бу. Һәм менә шул язылмаган канунны бозып, Илгизәр белән Вера өйләнешәләр... Шуннан ары эчтәлекне сөйләп тормыйм, чөнки, насыйп булса, яңа сезонда бу спектакльне караячак тамашачыга да ачылмаган серләр калсын әле. Бары тик шуны гына әйтәм, Туфан ага Миңнуллин кебек олпат драматург әсәрендә, әлеге спектакльне сәхнәгә куйган режиссёр, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флюра ханым Шәрипова әйткәндәй: "Бер генә өтерне, бер генә аһәңне дә үзгәртеп булмый, һәр нәрсә урынында: сюжет бай, вакыйгалар мавыктыргыч". Әмма хәтта шундый пьеса-
ны да урыны белән тыннар куырылыр дәрәҗәдә дулкынланып, кайда елмаеп, кайда күзгә килеп тыгылган яшьне тыярга тырышып, әсәрләнеп карарлык
итәр өчен, режиссёр осталыгыннан тыш, анда уйнаучыларның тырышлыгы да кирәк бит әле. Сәхнә әсәре тамашачы күңеленә үтеп керсен өчен өч көчнең бергә кушылуы зарур дигән фикерне ишеткәнем бар: автор ни әйтергә теләгән, режиссёр аны ничек күргән һәм нинди алымнар кулланган, артист үз ролен ничек башкарган. Миңа калса, "Илгизәр + Вера" спектаклендә әлеге өч фактор бербөтен булып оешкан һәм менә дигән спектакль килеп чыккан. Монда татар халкының да, русның да горефләре чагылыш таба, музыкаль күренешләр дә күңелгә якын, җырлары да йөрәккә үтеп керә...
Мин шунысына гаҗәпләнеп һәм сокланып утырдым: нинди талантлылар безнең артистларыбыз! Фәния Сухова, Регина Кәлимуллина, Эдуард Гафиятуллин, Флюра Шәрипова, Гүзәл Медведева, Яхъя Хәлимов һәм башкалар, нинди генә рольгә алынсалар да, автор фикерен тирәнтен тоеп, тормыш чынбарлыгын чагылдырып, истә калырлык образлар иҗат итәләр.

Иң аз сүзле роль Камил Нарчаевта иде, ялгышмасам, шул "сүзсезлеге" белән генә дә мөстәкыйль тормыш итәр өчен әле әзерлеге булмаган, әмма үз дигәнен итәр өчен кирелеге бик җитәрлек булган иркә малайны күрсәтте ул. Татарда андыйлар турында "күсәк сабый" диләр - нәкъ үзе. Япь-яшь кенә булуына карамастан, Илнар Бәйрәмов та олы ир-егет ролен шактый ук ышандыргыч итеп уйнап чыкты. Ә Фәния Сухова белән Гүзәл Медведева "татар тәресе" белән "урыс тәресе" арасында бернинди аерма да, шул ук вакытта бернинди уртаклык та юклыкны ничек оста ачып салдылар - беренче чиратта, КЕШЕ булырга кирәк икән, ләбаса! Әгәр син, чыннан да, кешелекле кеше икәнсең, милләткә һәм йолатрадицияләргә ихтирам дигән олуг һәм мәңгелек төшенчә какшамас дөрес позициядә була.
Андыйларның берсе кызының татарга кияүгә чыгуына, яисә икенчесе улының марҗа кызын алуына каршы икән, бу һич кенә дә милләтләр арасында дуслык
юк дигән сүз түгел, ә, киресенчә, зирәк акыллылык билгесе, дошманлык килеп чыкмасын өчен алдан ук чара күрү булып тора. Гүзәл Медведева, Яхъя
Хәлимов, Ренат Ризванов, Клара Сәйфиева иҗат иткән образлар менә шундый зирәк, акыллы булып күз алдына баса. Әмма тормыш каршылыклары килеп
чыккан чакта дөрес юнәлеш биреп җибәрә алырлык көч юк аларда: бәргәләнәләр, уйланалар, гаҗизләр, әмма җил искән якка авышканнар, каршы барыр-
лык, кистереп сүз әйтерлек көч юк, чарасыз булып яши бирәләр.
Фәния Сухова башкарган геройда шул акыл булса, ул, әлбәттә, үзенекен эшләр иде - тик ул күрә караурак шул: бүген барысы да елмаеп торгач, гомер
иткәндә дә шул булыр дип уйлый, мәсьәләнең төбенә төшеп фикерли белми. Аның авыл хатыннарына хас үткенлеге дә гаиләдә ире өстеннән "коман-
довать" итәргә генә ярарлык...
Тамада ролен башкарган артистларыбыз да әлеге персонажның "серле кара йомгак" икәнлеген тулысынча ачтылар дип уйлыйм. Бу рольне бер көнне Кадрия Гобәйдуллина, икенче уенда Флюра Шәрипова башкаруында күрү насыйп булды. Бер үк роль - ике төрле чишелеш! Берсе икенчесеннән остарак уйный дип әйтә торган түгел: бер үк образны ике артист ике төрле күрә һәм шулай ача да. Нәтиҗә бер үк: татарына да, урысына да "айт-тайт" дип торучы ерык авызлы, ачык йөзле бу ханым, бер мизгелдә чын йөзен шундый итеп ачып сала ки, хәтта тәннәр чемердәп китә... Һәрбер нәрсәдән хәбәрдар булып, һәр кешенең йөрәгенә төшеп, серен алырга, шуны үз файдасына борырга тырышучы менә шундый икейөзле бәндәләрдән куркырга кирәк икән бит тормышта...
Спектакльдә иң акыллы, әмма иң катлаулы роль - Эдуард Гафиятуллин иҗат иткән Ислам турында әйтми үтү мөмкин түгел. Исерек исерек инде, андыйлардан тормышта да гарык, диярсез. Әмма автор вакыйгаларны шундый итеп күрә ки, бу зимагурның: "Җырлыйммы?" - дип шамакайланып йөрүе, ул
сәхнәгә беренче чыкканда елмаю тудырса (чынбарлыктагы син, мин белгән фәлән-фәлән кешеләрне нык хәтерләтә ич!), соңрак аның шул ук соравы бугазга төер, күзгә яшь килеп тыгылуга сәбәпче була. Иң дөрес сүзләр дә, иң акыллы фикерләр дә шул исерек авызыннан әйтелә... Ә аны башкарган Эдуардның уйнавы турында мин, ни өчендер, Туфан ага бу рольне язганда, нәкъ менә шушылай уйнаячак артистны күздә тоткан булгандыр дип уйлап куйдым. Табигый моңны үзәккә үткәрде, халкыбызның күңел байлыгын, тирән фикерләү сәләтен, дөнья гизәр алгысаклыгын һәм... фаҗигасен тулысынча ачып бирде ул. Һәр сүзе, һәр хәрәкәте урынлы, ышандыргыч. Соңыннан бер күрешеп сөйләшкәндә, әлеге спектакльдән соң бер әбинең янына килеп: "Болай эчмә, улым!
Әйбәт түгел, бетәсең бит", - дип кайгыртып, үгет-нәсихәт биреп киткәнлеген дә әйтте әле ул. Димәк, роле шул дәрәҗәдә ышандыргыч, тормышчан килеп
чыккан дигән сүз! Афәрин!
Гомумән, Бөгелмә Татар мәдәният үзәге халык театры коллективының уеннары табигыйлек белән аерылып тора. Көчәнеп, интегеп йөрүче юк анда - рольдәгеләрнең һәммәсе дә сәхнәдә уйнау түгел, ә тормышның үзендә кайный дигән тәэсир туа. Чыннан да, "автор + режиссёр + артистлар" берлеге
генә "Илгизәр + Вера" кебек кеше яратып карарлык, сокланып алкышларлык, гыйбрәт алып, уйланырлык тәэсирле хезмәт тууга сәбәп була ала. Бу спек-
такль - шуңа бер дәлил.
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.
Фотолар - Татар мәдәният үзәге
фондыннан.