Мәүлид көне – якты көн
Татар мәдәният үзәгендә Чәчкә ханым Сәлимова кул астында Коръән уку тәртибенең нигезләрен өйрәнергә дип, шимбә көн дәресләрендә гыйлем эстәүче бер төркем мөслимәләр һәм "Дуслык" ветераннар клубына йөрүче ханымнар февральнең 4 нче числосында (ә бу искечә рабигыль-әүвәлнең 12 нче кичәсенә - пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган көнгә туры килә иде) очрашып, бергә-бергә...
Әлфинур ӘХТӘМОВА.
Башта Чәчкә ханым Миркасыйм кызы Мөхәммәд пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормыш юлы, язмышы турында бәян итте, Коръән укыды. Мөслимәләр арасыннан да Коръән аятьләрен матур итеп укып бирүчеләр булды. Аннары мөслимәләрнең берсе узган җомга намазында катнаша алмаганнарга "Ирхәм" мәчете имамы Радик хәзрәт Зәбиров сөйләгән вәгазьнең эчтәлеген ирештерде. Шулай ук тирән мәгънәгә ия дини шигырьләр дә яңгырады бу кичәдә. Ә инде мәҗлескә җыелучылар алып килгән күчтәнәчләр белән тәмләп чәйләр эчкәннән соң, "Дуслык" ветераннар клубының халкыбызның бай мәдәни-дини мирасын, күңел җәүһәрләрен бөртекләп барлау һәм төрле кичәләрдә, очрашуларда шуларны халыкка ирештерү белән шөгыльләнүче "Мирас" ансамбле ханымнары йөрәк түрендәге иң нечкә хисләрне кузгатырлык тирән моң белән мөнәҗәтләр әйттеләр, җырулар көйләделәр. Элегрәк мондый дини чараларны үткәрү мөмкинлекләре булмавын искә алып, шуңа бәйле төрле хатирәләр белән уртаклаштылар. Очрашу кунакларының берсе - Ютазы районы Ташкичү авылында гомер итүче 86 яшьлек Шәһринур Галиева болай дип искә ала: "Мәктәптә укыган чорда бервакыт әби: "Бүген - Гает көн, тәнәфестә иптәшләреңне дә сыйларсың", - дип, иртән пешергән коймагын төреп җибәрде. Шуны ашап утырганда директорыбыз күреп алды да: "Бу нинди коймак? Кем алып килде?" - дип, төпченергә кереште. Мин алып килгәнне, Гает күчтәнәче икәнне белгәч, башта барыбызны да нык кына ачуланды, үземне, дәресләр беткәнче дип, почмакка бастырып куйды. Шулай көне буе басып тордым...".
Менә шундый гыйбрәтле заманнарны искә алып, бүгенгегә шөкер итеп, әлеге күркәм чарада катнашучылар һәммәсе дә очрашудан бик мәмнүн булдылар, дөньяви-мәдәният йортында да шушындый мәгънәле, якты мәҗлес үткәрү мөмкинлекләре булуга сөенеп, кичәне оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа