Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Без моңа лаек

Төзекләндерелгән Бөгелмә туган якны өйрәнү музее 4 ноябрь көнне кабат ишекләрен ачты.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотолары.

Белгәнебезчә, Бөгел­мә үзенең тарихи шәһәр булуы белән күпләрне җәлеп итә. Шуңа күрә турист, яисә кунак буларак килгәннәр, беренче чиратта, шәһәребез-төбәгебез тарихы белән дә танышырга телиләр. Һәм, әлбәттә инде, моның өчен алар музейларга юл ала. Әмма тарихи ядкарьләребез сакланган Туган якны өйрәнү музеена кереп, андагы экспонатлар белән танышу мөмкинлеге мо­ңа кадәр бераз вакытка кичектерелә килде. Аның сәбәбе - берничә ел буена барган капиталь төзекләндерү эшләре. Ниһаять, алар бүген тә­мам: ПСБ компанияләр төркеме хезмәткәрләре /генераль директоры - Ш.М.Булушев/ үз алларына куелган ифрат та җаваплы эшне башкарып чыктылар. Яңартылган музей бүлмәләре бирегә килүчеләрне кабул итәргә әзер. Моны без үткән җомгада үз күзләребез белән күреп инандык.

Тантаналы чарада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов, шәһәр һәм район Советы депутатлары, оешма-предприятие җитәкчеләре, сәнгать яратучы якташларыбыз катнашты. Музей директоры Наталья Несынова килгәннәрне яңартылган экспозицияләр белән таныштырды. Чыннан да, алар тагын да мавыктыргычрак күренделәр, бәлки музейда күптән булмаганга шулай тоелгандыр. Һәрхәлдә, туган як тарихыбыз рухын тулы саклый торган музейның эшли башлавы зур әһәмияткә ия. Аның шулай икәнен шәһәр мэры И.Касыймов ассызыклап: "Безнең шәһәр мондый музейга лаек! Әлеге әһәмиятле эштә үзләреннән зур өлеш керткән ПСБ тө­зү­­­челәренә, аларның җи­­тәкчеләренә ихлас рәхмәтләремне җитке­рәм", - диде.

Бөгелмә туган якны өйрәнү музее директоры Н.Несынова исә рәхмәт сүзләренең иң олысын шәһәр һәм район башлыгы Илдус Касыймовка юллады. Нәкъ менә аның теләге, музейга килүчеләрне тиешле дәрәҗәдә кабул итү мөмкинлеген булдыруның кирәклеген аңлавы, тырышлыгы белән әлеге төзәтү эшләрен башкарып чыгу мөмкин булган икән. "Татнефть" җәмгыяте ярдәме турында да әйтелде бу көнне.

Тантана соңында музейга яңа экспонатлар: күренекле якташларыбыз, рәссамнар Рөстәм Курамшин, Булат Мәрданов картиналарын Илдус Касыймов бүләк итте. Шулай ук музейны төзекләндерү эшендә үзләреннән зур өлеш керткәннәргә БМР башлыгы Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бөгелмә туган якны өйрәнү музее ишекләре ачык. Яшь буынны патрио­тик рухта тәрбияләү өчен дә менә дигән урын. Шә­һәр һәм район уку йортларында белем алучылар да мондый форсатны кулдан ычкындырмаслар дип ышанасы килә. Музейда сезне көтеп калалар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: туган як музей