Җырлатты да, елатты да...
Үткән атнада шәһәребез мәдәни чаралардан гөрләп торды. Төрле мәдәният учакларында татар концертлары куелды. Мәскәү, Казан калаларыннан килгән артистлар чыгышын карап хозурланды Бөгелмә тамашачысы.
Сирин МӨСӘГЫЙТОВ.
Автор фотосы.
"Күрше тавыгы күркә булып күренә" дигән әйтем бар бездә. "Халык әйтсә - хак әйтә" дигәне әлеге сүзләрнең хаклыгын раслый. Әйе, берәр башка күрше төбәктән, читрәк җирдән артистлар килсә, иҗатлары әллә ни югары дәрәҗәдә булмаса да, аларны "тере килеш" күрергә ашыгабыз. Шул ук вакытта үзебездә инде күп еллар буе мәдәният өлкәсендә хезмәт куючылар иҗатына күпмедер дәрәҗәдә битарафлык та күрсәтәбез, аларның тырышлыгын кайвакыт күрмибез дә. Бар андый хилафлык...
Әлеге сүзләр Татар мәдәният үзәге хезмәткәре, танылган җырчыбыз Эдуард Гафиятуллинга кагылмый анысы. Ни өчен дигәндә, ике көн рәттән шәһәребездә аның "Әнкәйләргә бүләккә" дип исемләнгән концертлары гөрләп үтте. Яраталар Бөгелмәдә Эдуардны!
Әйе, тамашачы мәхәббәтен ничек яулагандыр, анысы үзенә мәгълүм, күп тырышлыклар аша килә торган нәрсә ул. Әмма Эдуардның бүгенге иҗаты яңа баскычка, югарырак дәрәҗәгә ирешүен һич кенә инкарь итеп булмый. Концерты барышында моның серенә дә төшенеп утырды тамашачы. Беренчедән, Эдуардның халыкчанлыгы аның теләсә кем белән уртак тел таба ала белүендәдер, әйе, олысы-кечесе, карты-яше белән шундук, күз карашыннан аңлашып, фикер бергәлеге барлыкка китерүдәдер. Аннан соң, Эдуардның чыгышлары татар тамашачысын гына түгел, башка милләт вәкилләрен дә мөкиббән итә, моның шулай икәненә төрле җирләрдә инанган бар. Әйе, аның иҗатын алар да үз итәләр, монысы инде җырчының тагын да югарырак үрләр яулавына ачык мисал булып тора. Концерт барышында аксакалыбыз Дамир Асылов әлеге сорауга җавапны болайрак шәрехләде: "Берсүзсез, Эдуардка сәләт Илаһыбыз тарафыннан бирелгән, әмма талантны үстермәгәндә, ул сүнәргә дә мөмкин. Шуңа күрә аны һәрдаим үстереп торырга кирәк. Һәм бүген без иҗатчының туры юлда икәнен күреп сөенәбез, ул һәрвакыт эзләнүдә: яңа җырлар таба, шулай итеп, тамашачысы даирәсен тагын да киңәйтә. Аның уңышы - тырыш хезмәт нәтиҗәсе!" Җырчының иҗат офыклары тагын да киңәйсен, татар дөньясындагы яңалыклар белән тулы танышып барсын өчен милләтебез зыялылары газетасы "Мәдәни җомга"га киләсе яртыеллыкка әбунә бүләк итте Дамир ага. Хәер, бүләкләр аның белән генә чикләнмәде: Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов концертны үзе карый алмаса да, бүләген җибәргән иде. Үзеңнеке - үзәктә диләр, шуның матур үрнәге булды бу хәл. Аннан соң шуны да әйтәсе килә, әлеге матур үрнәккә шәһәребездәге оешмапредприятие җитәкчеләре дә кушылыр дип ышанасы килә. Шулай иткәндә, Эдуардның күптәнге хыялы тормышка ашар - җырлары язылган диск дөньяга чыгар иде. Читтән килгән бер көнлек артистларга кызганмыйлар бит әнә.
Ә Эдуард җырлады да җырлады... Тамашачы мөкиббән китеп, сихри татар моңына чумды. Яңа җырлары, яңа репертуары, яңа, шулкадәр уңышлы дуэт /Регина Кәлимуллина белән/ белән залдагыларны таң калдырды. Өлкәннәр яшьлекләренә әйләнеп кайткан кебек булды, урамда кыш булуга карамастан, яз, җәй сулышы өстенлек итте сәхнәдә. Әлеге хәл тамашачыны әсәрләндерде: күз яшьләрен түгүчеләр дә аз булмагандыр... Менә бу иҗатның иң югары тәэсир көче инде! Һәм Эдуард Гафиятуллин иҗаты бүген шул югарылыкта.
Юкка гына ахырдан аягүрә басып алкышламадылар шул. Аннан соң китте котлаулар: мәгариф идарәсенең милли бүлеге җитәкчесе Фәүзия Мәхмүтова, БТКның Бөгелмә бүлеге рәисе Руслан Җәләев, сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Иршат Измайлов һәм башкалар Эдуард Гафиятуллинга, Татар мәдәният үзәгенең тырыш хезмәт коллективына рәхмәтләрен җиткерделәр.
Киләсе елда да Эдуард тамашачысын, иҗтиһат итеп, яңа концертлары бе-лән сөендерер дип көтеп калабыз.
Рәсемдә: концертта катнашучылар /сулдан уңга/ Фәния Сухова, Флюра Шәрипова, Гөлгенә Авзалова, Регина Кәлимуллина, Нәҗип Килдияров һәм Эдуард Гафиятуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа