Конкурс йомгагы
Кадерле укучыларыбыз, газетабызда әле беренче тапкыр гына үткәрелгән конкурста катнашканыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. Махсус сезнең өчен генә 20 апрель көнне булачак Фирүзә Сибгатуллина иҗат концертына ике кешелек чакыру билеты уйнаттык. Бәйгенең шарты нигезендә сайтта комментарий калдырырга кирәк иде. Барлыгы җиде кеше катнашты. Нәтиҗәдә, компьютер программасы сайлавы нигезендә, җиңүче дип 6...
Кадерле укучыларыбыз, газетабызда әле беренче тапкыр гына үткәрелгән конкурста катнашканыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. Махсус сезнең өчен генә 20 апрель көнне булачак Фирүзә Сибгатуллина иҗат концертына ике кешелек чакыру билеты уйнаттык.
Бәйгенең шарты нигезендә сайтта комментарий калдырырга кирәк иде. Барлыгы җиде кеше катнашты. Нәтиҗәдә, компьютер программасы сайлавы нигезендә, җиңүче дип 6 нчы номер астындагы укучыбыз табылды. Бу - Ришат Гәрәев. Концертка ике чакыру билетын аңа тапшырабыз.
Исегезгә төшерәбез, тамашаның махсус кунаклары: Рәшит Шамкай, Наил Әнәсов һәм «Сәйдәш» бию театры. Җырчының иҗатына битараф булмаучылар өчен бу менә дигән бүләк!
Алга таба да мондый конкурслар үткәрелеп торыр. Шулай ук дәһәр чәй конкурсы да әле дәвам итә, мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз! Актив булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа