Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Килер көннәрегез сөенечле булсын!

Җиһанның шундый мәле: Көн дә, төн дә бер яшьтә, Чыпчыклар нидер серләшә Бакчадагы миләштә.

Кояш тәрәзәдән кереп,
Гөлләр өстенә кунган,
Кая киткән җир өстеннән
Иртәнге күксел томан?

Гөрләвек буласын уйлый
Басудагы ак карлар,
Кошлар канатында кайта
Туган якка бу язлар!..

Равилә АРСЛАНОВА.
Кодаш авылы.

Календарьда - март аеның уртасы. Әмма тыштагы һава торышы әле февраль уртасын хәтерләтә, Шуңа да карамастан, күңел барыбер күтәренке. Тышта буранлап кар яуса да, коры салкын төшсә дә, без инде, иншаллаһ, салкын кыштан ямьле язга аяк бастык. Әле менә һаман өстәлләребездә балаларыбыз, якыннарыбыз бәйрәмгә бүләк иткән чәчәк бәйләмнәре күзне, җанны иркәли. Халыкара хатын-кызлар бәйрәмен олылап, өч көн дәвамында бәйрәм иттек быел. Оныкларыбыз, балаларыбыз, туганнарыбыз белән аралашырга, кунактан кунакка йөрешергә өстәмә мөмкинлек булуга шат булдык, билгеле.

Ә менә беренче һәм иң олы яз бәйрәмен быел безгә - кодашларга җаваплылы-гы чикләнгән "Муса Mәлил исемендәге" җәмгыять җи-тәкчесе Харис Хәмит улы Әхмәтгәрәев бүләк итте. Бүләкнең дә бүләге - үзенең иҗатташ дуслары белән Татарстанның халык артис-ты Фән Вәлиәхмәтов килде безгә.

Авыл мәдәният йортының халык белән шыгрым тулы залы каршы алды яраткан җырчыбызны. Кодашта инде күптәннән күргән юк иде артист халкын. Бигрәк тә үзебез яратып тыңлый торганын, иҗатына мөкиббән булганын. Моңлы, дәртле җырлары белән тамашачы күңеленә бигрәкләр дә хуш килде Фән Вәлиәхмәтов. Ә биюче кызның шундый матур, җиңел биюләрен авылдашларым белән бергә алкышларга күмдек.

Фән Вәлиәхмәтовның иҗат төркемендәге яшь җырчы кыз (тумышы белән күрше Әлмәт районыннан икән) безнең күңелләрне үзгә бер моң белән биләп алды. "Кыр казлары китте, күрдегезме?" дигән җыры исә әле тамашадан кайткач та озак вакыт яңгыраган кебек булды колакларда.

Концерт барышында ипләп кенә авылдашларымны күзәттем. Матур итеп киенгәннәр, елмаюлы йөз-ләр, янып торган күзләр, уңай энергия бөркелеп тора иде алардан бу сәгатьләр-дә. Менә шундый күңел күтәренкелеге, шатлыклы мизгелләр бүләк иткән өчен сезгә безнең рәхмәтләрнең иң зурысы, Харис Хәмито-вич. Яхшылыгыгыз үзегезгә әҗер-савап булып кайтсын. Авыл халкы исеменнән сезгә исәнлек-саулык, барлык башлангычларыгыз-ның тормышка ашуын телим. Хәләлегез белән балагыздан кадер-хөрмәт күреп, тигезлектә хәерле озын гомер кичерергә насыйп булсын. Килер көннәр сөенечле булсын, сөендерсен сезне язлар да!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: мәдәният концерт