“Хуш, конферансье” яки шаяртырга да, еларга да өйрәткән сугыш
Бөгелмә театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган спектакль тамашачы хөкеменә тәкъдим итәргә әзер.
Григорий Горинның пьесасы бүгенгедән бик ерак, хәтта фантастика чигендә кебек диярлек. Әмма вакыт аралыгындагы күчеш, никадәр купшы яңгырамасын, асыл мәгънәне үзгәртми – мәхәббәт дөньяны коткара. Ничек кенә пафос бу яңгырамас иде.
Бу спектакльне 9 майга чыгарырга ниятләгәннәр иде, әмма пандемия үз төзәтмәләрен кертте. Тамашачылар “Хуш, конферансье”ны көзен, 86нчы театр сезоны ачылганда күрә алачак.
Григорий Горин – сценарист, 20нче гасыр сатиригы. Коллегаларыннан дөнья классикасы сюжетларын яңартуы белән аерылып торды. Узган дәвер персонажлары аның каләме белән яңа чынбарлыкта яши башлады. Әйтик, хәзерге заман театрында Гамлет акылдан язган булып кыланучы XVII гасыр герое түгел, ә социопат. Дон Жуан да билгеле бер киңлектәге, әйтик Мәскәү-ситидагы интуитив-этик көязкәй.
“Хуш, конферансье” пьесасы 1985 елда иҗат ителә. Һәм, аны Бөгелмә театрында куйган режиссер Алексей Молостов фикеренчә, аның нигезен Гайсә пәйгамбәр тарихы тәшкил итә. Анда, чыннан да, төп геройдан тыш, 12 персонаж бар һәм алар белән дини һәм мифик затлар арасында беркадәр тәңгәллек табарга була.
Алексей Молостов, Татарстан Республикасының атказанган артисты, даими рәвештә Бөгелмә театры белән режиссер буларак хезмәттәшлек итә. Аның спектакльләре музыкаль бизәлеш белән аерылып тора, халык күп йөри. Бу юлы да актерлар җырлый, бии, көлә һәм елый. Бөгелмәдә иҗат дуэтында бу юлы беренче тапкыр мәскәүле Молостов һәм Чаллыда яшәүче рәссам Елена Сорочайкина эшләделәр. Ул сәхнәдә 3D-графиканы – тамашачылар өчен киңлекне арттыра торган пространствоны тормышка ашырды.
– Сәнгать образларын пьеса үзе әйтә, – дип сөйли Елена Сорочайкина. – Шуңа күрә беренче һәм икенче актларда костюмнар нык аерыла. Сугышка кадәрге елларда – яктылык, җиңеллек, чисталык. Геройларның костюмнары да шундый. Икенче акт хаки төсендә килеп чыкты. Оля Бутасованың муенындагы зәңгәр яулыгы, ә тагын зәңгәр күк йөзе генә якты төс буларак сакланып кала.
Спектакль “Кече шәһәрләр театрлары” партпроекты буенча федераль бюджет бүлеп биргән субсидияләргә куелган. Акча яңа җиһазлар, тукымалар сатып алырга, ә иң мөһиме, чакырылган осталарның эшенә түләргә мөмкинлек бирде.
Владимир Пряхин төп роль – конферансье Николай Буркининны башкара. Аның персонажы – бөтен вакыйганың үзәге, эпизодлар да шуңа яраклаштырыла, төрле элементларны да таркатмыйча, ул тота. Башка персонажлар ярдәм һәм сыену сорап, аңа мөрәҗәгать итә. Көчлерәк, мөһимрәк кем булырга мөмкин соң? Әмма режиссерның пьесага үз карашы бар. Ул көтмәгәндә аның хатыны фигурасын (Виктория Лапчук башкара) абруйлы итә һәм бу тормыш чынбарлыгына якынрак та.
Конферансье. Мин, дөресен генә әйткәндә, башка юл белән барырга җыенган идем. Эшче факультетта укыдым, инженер булырга уйладым... Тик, дөресен әйтим, җир үзенә тарта. Туган җиреңә кайтасың, авыл буйлап узасың, чишмә суын йотасың, чирәмгә йөзең белән капланып ятасың, үләнгә күмеләсең, конферерировать итәсе килә! Ну, көч юк! Шуңа күрә дә сәхнәгә чыктым менә.
Материаловедение фәнендә “металл аруы” дигән төшенчәсе бар, ул киеренкелеккә яки йөкләнешкә дучар булган металл детальләрнең көчсезләнүен аңлата, бу җимерелүгә китерә. Беренче минуттан ук без конферансьеның психологик нагрузкага дучар ителүен күрәбез. Ул тамашачылар, артистлар, дуслар, таныш булмаган кыз – барысы өчен дә борчыла. Һәркемгә ярдәм кулы суза. Ә йөрәк хәвефле сигналлар бирә. Әмма моны башкаларга күрсәтергә ярамый. Югыйсә, җайга салынган механизм тайпылыш бирә башлаячак һәм аның бар “тәгәрмәчләре” какшый башлаячак, туктап калуы да ихтимал.
Совет чорындагы “Покровские ворота” фильмын хәтерлисезме? Бөгелмәнең “Хуш, конферансье”сының беренче акты энергетикасы буенча әлеге комедиягә охшаш. Биредә дә шул ук вакыт сынамышлары – аклы костюмнар, ир-егетләрнең салам эшләпәләре, хатын-кызларның җиңел-рәхәт күлмәкләре, бер-берсе белән ягымлы һәм ихтирамлы мөгамәлә.
Лютиков. Калдырыгыз мине, Зиночка! Гомер буе үз-үзеңне тыеп, тыелып яшәү – бу мөмкин түгел... (Күршесенә.) Кит диләрсиңа!
Күрше. Сәер сөйләшәсез сез, Владимир Борисович. Күршеләр белән – син, хатыным белән – сез... Яхшы түгел! Болар берсе дә, ничектер, Совет илендәгечә түгел бу...
Хәтта сугыш та бу көчле рухлы кешеләрнең эчке халәтен бозмый. Туплар шартлау-гөрелтесендә чын музыкантлар нота аһәңе ишетә һәм объектларны, үз самолетларын дошманнарныкыннан хәтта карап тормыйча да аера алалар – тавышы буенча. Абсолют ишетү. Шулай ук шаярта белү дә югалмый. Пьесада җиңүче халык күңеле турында бик мөһим монолог бар. Әсирлеккә алырга, атарга, халыкны көлдерер өчен сәхнәгә әллә кемне төртеп чыгарырга була, әмма җанга үтеп керәм димә: “Күңел – сатып алып та, басып алып та булмый торган территория!”
Спектакль Александра Краева өчен дебют булды. Ул Вера ролен башкара. Персонаж, әйтерсең, адашкан песи баласы, котылуның соңгы өмете буларак, җылы мөнәсәбәт эзләп, үткен тырнакларын батырырга гына тора. Һәм кинәт сугыш. Шаяртырга, еларга өйрәткән сугыш. Эчке трансформация белән эшләү роле, гадиләрдән түгел.
Георгий Бобейко (театраль пар Александр һәм Екатерина Бобейколар улы) конферансье оныгы ролендә. Ул инде узган елларда Җиңү көненә багышланган театраль концерт программаларында чыгыш ясаган иде. Тик ул вакытта рольләре сүзсез булды. Ә монда – текстлы.
Роман Никитин персонажы кызыклы. Молотов коктейле кебек – янучан сыеклык салынган, менә-менә шартлар кебек тоелган гади катнашма, әмма гадәти пыяла шешәдә. Гади мәзәкләре билдән түбәнрәк юморда буталган һәм алар үзләренең кабахәтлеге белән суга. Образ бик яхшы гамәлгә ашырылган.
Григорий Горин Лютиков персонажын үзеннән чыгып язган дигән фикер дә бар. Аны Илдар Вилданов бик шәп башкара. Тәңгәллек күзгә бәрелеп тора. Лютиков элек ветеринария табибы булып эшләгән, ә Горин ашыгыч ярдәм хезмәтендә табиб булган. Икесе дә эстрада өчен сатирик скетчлар язган. Горин яһүд гаиләсендә туа һәм Офштейн фамилиясен йөртә. Әдәби өлкәдә үзен сынап карый башлагач, тәхәллүс ала. “Беләсезме, тәхәллүсемә Володя Войнович нинда расшифровка ясады. ГОРИН – Гриша Офштейн Решил Изменить Национальность”, ягъни мин милләтемне үзгәртергә карар кылганмын” – дип шаярта сатирик.
Юлия Исмәгыйлова, театрның әдәби бүлек мөдире
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа