“Кешеләрне яратмасаң, безнең эштә эшләргә ярамый!”
Кышкы озын кичләрнең матур бизәге булып, Бөгелмә шәһәре татар мәдәният үзәгендә яраткан җырчыбыз Эдуард Гафиятуллинның моң кичәсе узды.
Гадәттәгечә, халык җырчы Эдуардны бик ярата, һәр концертын көтеп ала. Менә бу юлы да, “ял итеп арыган идек бит инде” дип тормаган, кышкы каникулдан соң эшкә яңа керешкән көннәрнең бер кичендә, тамашачы зал тулып килгән. Югыйсә, әле ноябрь ахырында гына “Әниемнең җылы кочагы” дигән концерты зур уңыш белән үткән иде бит.
Җырчының беренче концертында беренче тапкыр гына булган студент кыз Эдуард Гафиятуллинның җырлавын шулкадәр ошаткан ки, хәтта түзмәгән, концерттан соң тамашачылар һәм җырчының үзе белән әңгәмә дә корып алган. Сезнең игътибарга техник-төзелеш көллияте студенты Миләүшә ХӘСӘНОВАның шул әңгәмәсен тәкъдим итәбез.
Тамашачылар арасында
– Эдуард абыйның кайсы җырларын бигрәк яратып тыңлыйсыз?
– Бар җырларын да яратам. Ә иң-иңнәрнең берсе – “Авыл көе”. Бу җырны аның кебек оста итеп беркем дә җырлый алмас.
– Эдуард абыйның иҗаты нәрсәсе белән җәлеп итә?
– Моң иясе ул. Чын, үзенең тавышы белән җырлаган өчен. Аннары, эчкерсез кеше ул, барыбызны да якын күрә.
– Гафиятуллин концертына беренче тапкыр килегезме?
– Юк, бөтен концертларын карап барам, Аллага шөкер.
– Эдуард абый шушы чыгышын кабатлап куйса, концертына тагын килер идегезме?
– Исән-сау булсам, әйе, Алла теләсә, киләчәкмен. Мин әле үзем генә түгел, Азнакайдан кодагыем, Октябрьскийдан әниләрем килә, сеңелләрем, балаларым килә. Барыбыз да яратабыз аның җырлавын.
Җырчының үзе белән
– Эдуард абый, җырчы буларак, аерым концертларны кайчан куя башладыгыз?
– Бөгелмә шәһәренең татар мәдәният үзәгендә мин 2004 елдан бирле эшлим. 2010-2011 елларда концертлар куя башладым. Бүген менә аерым гына, ягъни “тозлы”сы сигезенче концертым үтте (“сольный” концертны шулай шаяртып әйтүе). Аннары бер-ике сезон кеше күзләреннән югалып тордым. Ни өчен дигәндә, сәламәтлегем какшап алды. Бу чор турында сөйләргә яратмыйм. Аннан соң инде, Аллага шөкер, 2015 елда, иҗади дусларым белән җырларыбызны туплап, көчләребезне җыеп, яңадан Бөгелмә тамашачысына тәкъдим итәргә булдык. Шушы концертларны куя башлагач, мин кешегә кирәк икәнемне дә, тамашачының миңа бик кадерле булуын да сиздем.
– Уңышка ирешергә Сезгә нәрсә ярдәм итте?
– Әлбәттә, миңа минем дусларымның, иҗатташларымның яхшы киңәшләре бик күп ярдәм итә. Хуҗаларыбызның җылы карашлары белән, иҗатташ дусларымның яхшылыгы белән мин бик бәхетлемен. Рәхмәт аларга! “Егетләр, җыенабыз, әйдәгез!” – дип бер әйтүгә, берсүзсез килеп җитәләр. Артист кешегә канат куярга бер генә сүз дә җитә, канатны өзәргә дә шулай ук бер сүз җитә. Ягъни бер сүз белән сәнгать кешесен күккә чөяргә була, бер сүз белән төпкә батырып була. Шуңа күрә, мин дусларым белән бәхетле димен, ә җырларым – байлыгым.
– Эдуард абый, Сезнең кайсы чыгышыгыз зур сәхнәгә этәргеч булды?
– Әлбәттә, үземнең авылда концерт кую булды ул. Бу әле мин Бөгелмәгә килгәнче булды. Ялгышмасам, 1997 ел иде, армиягә китәр алдыннан. Без авылда баянчыбыз Рафаэль абый белән (хәзер инде мәрхүм ул), авыллар буенча концертлар куеп йөрдек. Шунда ул миңа әйтте: “Эдуард, сиңа зур сәхнәләргә чыгыш ясарга кирәк, кая барып эләксәң, шушы концертларыңны онытма, беренче концерт ул һәрчак истә кала”, – дип әйтә иде. Шуңа күрә, минем туган авылым Ярмәкәй, Башкортстан Республикасындагы чыгышларым этәргеч булды дип уйлыйм.
– Җырчы һөнәренең уңай һәм тискәре яклары нәрсәдә?
– Уңай яклары: ул кешегә һәрвакыт елмаерга тырыша, сәхнәдән җылылык бөрки. Җыр аша яшьлеккә алып кайта, үзенең җыры белән тамашачасының күңелләренә үтеп керә. Кеше белән аралашып, җырчы сәхнәдә иң бәхетле мизгелләрен кичерә, Менә бүген дә, күргәнсездер, минем белән бергә җырлап утыручылар булды, күз яшьләре дә чыкты инде. Мактанып әйтүем түгел.
Җырчының тискәре якларына килгәндә, сер итеп кенә әйтәм, сәнгать кешесе гомумән бик тискәре кеше инде ул. Халык телендә бар бит әле: сәнгать кешесенә бөтен ялгышлыкларын гафу итәргә була, ә җырчыга кагылышлы очракта – җыр белән бәйле булса гына, тик башка яклап аңа рөхсәт тә, бәхиллек тә юк.
– Нинди эш шартларын үзегез өчен идеаль дип саныйсыз?
– Эшең буенча уңсаң, эшеңне яратсаң , минемчә, идеаль шартлар шул инде ул. Безнең, мәсәлән, театрыбыз да бар әле. Анда без – бер гаилә, спектакльне әзерләгәндә, куйганда баштан аяк чумабыз. Менә шунда бөтенесе уңай килеп чыкса, бу иң яхшы нәтиҗә инде. Мин үземне сәхнәдә бәхетле дип саныйм. Башка һөнәрләрдә үземне тапмас идем кебек.
– Сезгә иҗатыгызда рухи яктан нәрсә ярдәм итә?
– Бик күп нәрсә. Мисал өчен, мин бит әле туйлар, юбилейлар да үткәрәм, менә шунда еш кына психолог булырга туры килә, кешеләрдән тормышның агын-карасың, әчесен-төчесен аерырга өйрәнәсең инде. Шулар миңа тормышта кыенлыкларны җиңәргә, алга атларга ярдәм итә.
– Эдуард абый, Сезнең үз девизыгыз бармы?
– Нинди сүз әйтсәләр дә, гайбәт сатсалар да – ышанмаска, туры карарга! Хак сүзләргә генә ышанырга! Ни өчен дигәндә, без бит һәрчак кеше күз алдында, ә сәхнә, сәнгать кешесен гел сөйләп торалар инде ул. Кемдер мактый, кемдер хурлый. Аңларга һәм кичерә белергә кирәк.
– Сез җырга күпме вакыт багышлыйсыз?
– Бик күп вакытны багышлыйм. Без бит монда җыр белән генә түгел, театр белән дә, балалар белән дә эшлибез, күбесе – җырлы чаралар. Төрле чаклар була: кайсы вакытта, сакланып бетеп булмый, тавыш утыра. Аллага шөкер, якын кешеләрем мине аңлыйлар. Хәтта хатыным да төрле җирдә җырлап йөрергә рөхсәт итә (көлеп куя). Бер бөек җырчы әйтмешли: “Мин бер көн җырламасам – җырламаганымны үзем ишетәм, өч көн җырламасам – хатын ишетә, бер атна җырламасам – ил ишетә”. Шуңа күрә, җыр өстендә күп итеп, һәр көнне даими эшләргә туры килә.
– Җырчы кешегә иң кыены нәрсә?
– Ох, кыенлыклар күп инде ул. Бөгелмәдә, Аллага шөкер, алай ук түгел әле. Ә менә Өфө шәһәре нык чыныктырды ул яклап. Мин үземнең иҗат юлымны шунда башлап җибәрдем. Ул вакытта тел мәсьәләсе дә булды, безне анда шул яклап кыйнадылар-кыйнадылар, хәтта җырдагы кушымталар өчен дә эләгә иде. Без идеологиягә каршы бара алмый идек, шуңа да аларча җырладык, аларча сөйләдек. Менә шушы кыенлыклар мине шактый какшатты. Бөгелмәгә күчкәч кенә үземне иркенрәк хис итә башладым. Ә гомумән, алда әйткәнемчә, һөнәреңне яратырга кирәк. Ә тагын – кешеләрне яратырга кирәк. Кешеләрне яратмасаң, безнең эштә эшләргә ярамый! Һәм булмый да!!
– Эдуард абый, концерт вакытында тавышыгызны югалтканыгыз бармы? Андый очракта нишлисез?
– Бар, тик концерт вакытында түгел, ә концертка әзерләнгән вакытта. Күп очракта шулай. Минем күп серләрне ачасым килми инде, әлбәттә. Һәрбер артистның үз сере бар, үз тылсымы бар. Шулай да: “Минем тавышым бетте, бүген концертта җырлый алмыйм,” – дигән кешеләрне аңламыйм мин. Тавышыгыз белән идарә итәргә өйрәнегез дим андыйларга. Мин инде тавыш бетә башласа, бер-ике көн берәү белән дә сөйләшмим. Иң яхшы ысул, миңа аны шулай дип укытучым өйрәткән иде.
– Сезгә әңгәмә өчен бик зур рәхмәт, алдагы иҗади юлларыгызда уңышлар теләп калам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа