Данлы көннәр, вакыйгалар һаман ерагая бара. Килер бер көн, бу сугыш тарих битләрендә генә калыр. Шуңа күрә:
Исән чакта, кадерләрен белеп,
Тыңлыйк әле, тыңлыйк сүзләрен,
Эшләр, сүзләр калыр,
Саклап булмас
Музейларда мәңге үзләрен.
14 апрель көнне Бөгелмә районының Сугышлы авылында Бөек Ватан сугышында Александр Матросов батырлыгын кабатлаган якташыбыз, Советлар Союзы...
Данлы көннәр, вакыйгалар һаман ерагая бара. Килер бер көн, бу сугыш тарих битләрендә генә калыр. Шуңа күрә:
Исән чакта, кадерләрен белеп,
Тыңлыйк әле, тыңлыйк сүзләрен,
Эшләр, сүзләр калыр,
Саклап булмас
Музейларда мәңге үзләрен.
14 апрель көнне Бөгелмә районының Сугышлы авылында Бөек Ватан сугышында Александр Матросов батырлыгын кабатлаган якташыбыз, Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин музеенда "Батырлык дәресләре" булып узды. Аны, музей хезмәткәрләре белән берлектә, район мәдәният йортының әйдәп баручы методисты, "Патриот" клубы һәм автоклуб җитәкчесе, чечен сугышы ветераны Сәлим Ногманов оештырган. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны, РСФСРның атказанган нефтьчесе, галим, техник фәннәр кандидаты Ирек Сөләйман улы Кәтиев белән очрашуга үз кул астында клубта шөгыльләнүче бер төркем укучы балаларны алып барган иде.
Очрашуга килгән авыл халкы, балалар ветеранның тирән эчтәлекле чыгышын тын да алмый тыңладылар. 1925 елның 6 июлендә Ютазы районының Бәйрәкә авылында укытучылар гаиләсендә туып-үскән Ирек Кәтиевне 1942 елда 17 яше тулу белән армиягә алалар. Венгриядә Балатон күле районындагы каты бәрелешләрдә, Вена шәһәрен, Чехословакияне азат итү өчен барган сугышларда катнаша. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы, тыныч тормышта удар хезмәте өчен ветеранның күкрәген 30дан артык орден-медаль, истәлек билгеләре бизи. Беренче медаленә 18 яшендә үк инде Балатон күле янында барган сугышларда полкны өзеклексез элемтә белән тәэмин иткәне өчен лаек була. Гомумән, Ирек Кәтиев дүрт тапкыр Башкомандующийның Рәхмәтенә лаек була. Ветеран армия сафларында 1950 елга кадәр хезмәт итә. "Тыныч тормышта да сынатмадым, - дип сөйли Бөек Җиңү ветераны. - Югары белем алып, нефтьче һөнәрен үзләштердем". Хезмәтендә югары үрләр яулаган сугыш һәм нефть өлкәсе ветераны - 100дән артык фәнни хезмәт авторы, "СССРның атказанган уйлап табучысы", "ТАССРның атказанган сәнәгать хезмәткәре" дигән мактаулы исемнәргә лаек булган.
Ветераннар, ветераннар,
Сезгә хөрмәт, ихтирамнар,
Сез булганда матур булып,
Алсу булып ата таңнар.
Сугышта булып арыслан,
Ватанга җиңү яулаган,
Тыныч хезмәттә дан алган,
Һәр ветеран - чын каһарман.
Аннары автоклуб җитәкчесе Сәлим Ногманов үз сугышы - беренче чечен сугышында интернациональ бурычын үтәве турында сөйләде. 1994 елның ноябрендә армия сафларына чакырылган Бөгелмә егетен, 4 ай үтүгә, бер төркем чикле контингент составында чечен җиренә озаталар. "Канны да күп күрдем, якын дусларны югалту ачысын да күп татырга туры килде", - ди сөйләде хәрби бәрелешләр ветераны, десантчы. Аннары ул янәшәсендә утырган сугыш ветеранының күкрәгенә күрсәтеп: "Сугышлар төрле булды, әмма, күргәнегезчә, медальләребез бертөрле, чөнки без икебез дә үз чорыбызда Ватан алдындагы бурычны лаеклы үтәп чыгарга тырыштык", - диде.
Ветераннарның чыгышларыннан соң укучылар сугыш турында шигырьләр сөйләделәр. Авыл җирлеге башлыгы Антонина Елисеева, музей директоры Зәфирә Идиятуллина һәм район мәдәният йорты директоры Фидания Ногманова тирән эчтәлекле чыгышлары өчен Ирек Кәтиевка һәм Сәлим Ногмановка рәхмәтләрен белдерделәр, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.
Ә инде чара азагында бергәләп истәлеккә фотога төшкәннән соң, музей залларында экскурсиядә булдылар, андагы экспонатлар белән таныштылар.
…Сугыш инде күптән тынды кебек. Окоплар да җир белән тигезләнделәр, аларны яшел чирәм каплап китте, фронт юллары урынында яңа шәһәрләр һәм авыллар барлыкка килде, блиндажлар чәчәкләр белән капланды. Тик сугыш хатирәләре генә нытылмыйлар.
Сугыш тавышлары күптән тынды,
Төзәлделәр җирнең яралары,
Әтиләрнең окопларын сөреп,
Иген чәчә хәзер балалары.
Сугыш тавышлары тынды, ләкин
Күңелләрдә шомы яши һаман.
Сугыш агачларын аударсак та,
Кайлардадыр әле тамыры калган.
Буыннардан-буыннарга күчәчәк әлеге батырлык, кыюлык, Туган илгә тугрылык үрнәге күңелләребездә мәңге сакланыр.
СҮЗ СОҢЫНДА. Музейлар бигрәк тә авыл җирлегендә үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләүдә зур көч булып торалар. Шуңа күрә район-шәһәр җитәкчелеге музейларны яңартуга, заманча җиһазландыруга игътибарны юнәлтсен иде. Бүгенге укучы баланы, яшүсмерләрне музейларда үткәрелүче "Батырлык дәресләре"нә күбрәк җәлеп итү максатыннан залларга компьютерлар куелса, "йөгерек юллар"да батырларыбызның каһарманлыклары турында бәян ителеп торса, әлеге тәрбия чаралары күпкә үтемле булыр иде.