Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Казан безне бик җылы каршы алды

Татарстан Республикасының бәйсезлеге турында Декларация кабул ителүнең 30 еллыгы билгеләп үтелгән көндә – 30 августта мәркәзебез Казанда Татарстанның барлык районнарыннан, Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган гармунчыларның 35нче тапкыр традицион “Уйнагыз, гармуннар!” фестивале гөрләде.

Быел “Түгәрәк уен” татар фольклор фестиваленең гала-концерты да “Уйнагыз, гармуннар!” фестивале белән бер сәхнәдә үтте. Әлеге грандиоз чарада безнең районнан Карабаш мәдәният йортында эшләп килүче Сәрия Ягъфәр кызы Ибраһимова җитәкчелегендәге “Наза” фольклор ансамбле дә катнашты.

Бөтен татар рухын чагылдырган ике фестивальнең нәкъ шушы бер көндә – Татарстан  Республикасы көнендә узуы бу чараның  татар халкы өчен бик тә җитди һәм әһәмиятле булганлыгын күрсәтеп тора да инде, – ди Карабаш мәдәният йорты мөдире, якташларыбыз горурлыгы булып торган “Наза” коллективы җитәкчесе Сәрия ханым Ибраһимова. – Анда килгән күпсанлы фольклор төркемнәре, татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын төрле яклап, матур итеп тасвирлап күрсәттеләр. Безнең Карабаш мәдәният йортында эшләп килгән “Наза” халык фольклор ансамбле, төрле музыка уен коралларында милли көйләрне, халык җыр-көйләрен башкарды. Һич арттыру түгел, безнекеләр башкару осталыклары белән аерылып торды, күпләрнең игътибарын җәлеп итте.

Искиткеч тәэсирле, хисләргә бай көн булды ул. Сәхнәдә чыгыш ясаганнан соң, гадәт буенча, моң бәйрәмендә катнашучылар барысы бер булып тезелешеп,  ни озын Бауман урамы буйлап Кремльгә юл тоттык. Авыл җырлары, дәртле бию көйләре яңгырап торды. Һәр ноктаның үз моңы, үз җыры чыңлады ул көнне. Татар халкының тирән моңы да, сүнмәс дәрте дә, бай сәнгате дә аерым-ачык булып, бөтен барлыгы белән күренеп торды кебек. Бик җылы каршы алды безне Казан! – дип сүзен йомгаклый Сәрия ханым.

              Чыннан да, ул көнне башкала телеканаллары да күрсәткәнчә, Казанның Галиәсгар Камал исемендәге академия театры каршындагы   мәйданда башланып киткән “Уйнагыз, гармуннар!” флешмобы, Бауман урамы аша узып, Казан Кремленең Спас манарасы янына кадәр җырлап-биеп, гармун моңнарын яңгыратып, катнашучыларның гына түгел, ә әлеге искиткеч күркәм тамашаның шаһиты булган кешеләрне дә әсир итте.

Сүз уңаеннан, чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне үстерү республика үзәге тарафыннан оештырылды. Оештыручылар әйтүенчә, фестивальдә ике дистәдән артык төбәктән барлыгы 40лап коллектив, 600дән артык гармунчы катнашкан. Фестиваль кысаларында йөз оста гармунчы билгеләнгән. Йөз җиңүченең һәммәсенә дә гармун бүләк ителгән.

Исегезгә төшерәбез, С. Я. Ибраһимова җитәкчелегендәге “Наза” фольклор ансамбле һәм аның аерылмас юлдашы – Иркен авылы клубыннан кубызчылар ансамбле кубыз, курай, бәләк, шакмак, кашык кебек һәм башка халык уен коралларында милли көйләр башкару, йолалар үтәү йөзеннән, татарларның милли традицияләрен барлауга, яңартуга, кабат халыкның үзенә кайтаруга зур игътибар бирә. Бу коллектив шәһәр һәм районыбызда уза торган мәдәни чараларда, зона смотрларында, республикакүләм һәм халыкара бәйгеләрдә, фестивальләрдә, күренекле сәяси һәм мәдәни чараларда     катнашып кына калмый, һәрчак аларның матур бизәге, йөзек кашы булып та тора. Ә инде “Иске Казан – Түгәрәк уен”, “Этномириада” халыкара конкурс-фестивале, “Туган йортыбыз – Татарстан” республика этномәдәни фестивале, төрки халыкларның халыкара “Чатыр тау” фестивале, “Бай аһәңле Татарстан” традицион музыка коралларында уйнаучылар конкурсы, Кубызчыларның һәм бугаз җырчыларының Башкортстан Республикасында узган “Эй аувазы” VII төбәкара бәйгесе һәм аларда яуланган “Лауреат” исемнәре, югары дәрәҗәле Дипломнар, халык традицияләрен саклауга керткән өлеш өчен “Башкортларның Бөтендөнья корылтае (конгрессы)”ның Рәхмәт хаты – бу әлеге күркәм коллективның олы хезмәтен югары бәяләүне чагылдырган бүләкләрнең бер өлеше генә.    

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА

Фотолар Эльвира Ибраһимов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса