Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Канатлар очканда ныгый

Музей - бүгенгенең узганнар белән очрашу урыны ул. Карабаш бистәсендә яшәп иҗат итүче милләтпәрвәр Фазыл Абдулла улы Вәлиәхмәтнең әтисе йортында оештырган Һади Атласи исемендәге музей-йорты әнә шундый урын булып санала. Күптән түгел ул истәлекле урында үзәк китапханәнең "Илһам чишмәләре" дип атала торган әдәби-музыкаль кунакханә әһелләре шартлы рәвештә "Канатлар очканда ныгый"...

Музей - бүгенгенең узганнар белән очрашу урыны ул. Карабаш бистәсендә яшәп иҗат итүче милләтпәрвәр Фазыл Абдулла улы Вәлиәхмәтнең әтисе йортында оештырган Һади Атласи исемендәге музей-йорты әнә шундый урын булып санала. Күптән түгел ул истәлекле урында үзәк китапханәнең "Илһам чишмәләре" дип атала торган әдәби-музыкаль кунакханә әһелләре шартлы рәвештә "Канатлар очканда ныгый" дип атаган экскурсиядә булып кайттылар.

- Беренче экспонат килүчеләрне капка төбендә үк каршы ала, - дип сөйли әйдәп баручы китапханәче Айсылу Нуретдинова. - Бистәнең сәяси репрессиягә дучар ителгән халкы хөрмәтенә музей җитәкчесе Фазыл абый үзе эшләгән һәйкәл ул. Ә арырак - китап һәм китап уку турында бөек кшеләрнең фикерләре белән бизәлгән йорт, аның каршында исә - күңелләрне тартып тора торган самавыр куелган беседка. Атынгычлары, батутлары белән балалар мәйданчыгы да бар биредә.

өйнең эченә килеп керүгә, тарихи көннәрнең рухы бөтен барлыгыңны биләп алганны тоясың. Биредә язышып, яисә китап укып утырырга да була, сәгатьләр буе гаҗәеп экспонатларны да карап йөрергә мөмкин, уйланырга да азык җитәрлек - язучы, тарихчы, фоторәссамның биредә бик күп материаллары тупланган. Крап йөрү генә түгел, үзеңне я скиф итеп тоярга, я Рейхстаг өстенә Җиңү байрагы элүче солдат итеп хис итәргә дә җирлек тудырылган. Ә залларның бҗерсендә исә бөек мәгърифәтче Һади Атласиның тормыш һәм гомер юлын яктырткан биниһая зур картинага сокланмый калып булмый. Халык һөнәрчелеге үрнәкләре, фоторәссамнар, скульпторлар һ.б. тарихи мизгелләрне теркәүче башка иҗат әһелләренең хезмәтләре киңкырлы итеп күрсәтелгән. Шунысы үзенчәлекле - биредә тарихның үлем һәм көчләү дигән өлешенә басым ясалмаган.

- Фазыл Вәлиәхмәт тырышлыгы белән булдырылган һәм яшәп килә торган музей-китапханәдә булгач, бүгенге көн кыенлыклыкларына һәм ыгы-зыгыларына карамастан, үсеп килүче яшь буынга туган ягыбыз тарихының байлыгын, табигатенең гүзәллеген ачып бирергә, тапшырырга омтылып яшәүче затларга ихтирам һәм хөрмәт, туган төбәк белән горурлану хисләре арта. - Музей-китапханәдә булып кайтучыларның фикере әнә шундый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса