КАМИЛ КЕШЕ ИЗГЕЛЕК КИТЕРƏ
Адəм балалары инде ничə гасырлар буена бəхетле, матур тормыш төзү турында хыяллана. Бəхетле тормыш эзлəү дəверендə кешелек дөньясы ыруглык җəмгыятеннəн башлап, социализмга кадəр төрле баскычлар үтте, əмма... Бəхетле булып яшəү өчен кешелек дөньясы иң элек камил кешелəр тəрбиялəүне беренче урынга куярга тиеш, минемчə. Əгəр кешенең күңелендə яхшылык яши икəн, ул...
Адəм балалары инде ничə гасырлар буена бəхетле, матур тормыш төзү турында хыяллана. Бəхетле тормыш эзлəү дəверендə кешелек дөньясы ыруглык җəмгыятеннəн башлап, социализмга кадəр төрле баскычлар үтте, əмма... Бəхетле булып яшəү өчен кешелек дөньясы иң элек камил кешелəр тəрбиялəүне беренче урынга куярга тиеш, минемчə. Əгəр кешенең күңелендə яхшылык яши икəн, ул булганнары белəн генə дə башкаларны да, үзен дə бəхетле итə.
Бəхет дигəннəн... Əле күптəн түгел генə Татар мəдəният үзəгендə ачылган "Оста куллар" дип аталган кул эшлəре күргəзмəсеннəн алган тəэссорат турында райондашларыма бəян итəсем килə. Əлеге затлы да, гади дə булган күргəзмəнең авторы - районыбызның Алга авылында яшəүче оста куллы, искиткеч киң күңелле, дөньяга һəм кешелəргə карата ягымлы, эчкерсез күңелле ханым Роза Хафиз кызы Шафикова. "Оста куллар" күргəзмəсенең ачылуы да башкаларыннан үзгəрəк булды: хатын-кызлар, өлкəн апалар кайсы йон яза, кайсы бəйли, кайсы чигə, кайсы тегə. Кул эшлəре халкыбызның моңлы җырларын җырлап башкарыла. "Мирас" халык ансамбле милли киемнəрдəн əлеге утырмага үзгə бер миллилек өстəде, матур, халыкчан төсмер бирде. Үзəк өстəл артында оныклары белəн кул эшлəренə күмелеп, күргəзмəнең хуҗабикəсе Роза ханым утырды. Бу тəэсирле күренеш узган гасырларда уңган татар хатын-кызларының кышкы озын кичлəрдə кул эшлəре эшлəп, кич утыруларын күз алдына китерде. Алып баручы бу турыда тəфсиллəп сөйлəгəннəн соң, Роза ханымның кул эшлəре иҗатына күчте. Сөбханалла! Нинди генə төр кул эшлəре юк монда: төсле шнурлардан бəйлəнгəн искиткеч идəн җəймəсе дисеңме, сандык, урындык өслəре өчен эшлəнгəннəре дисеңме, сəке өстенə җəеп, чəй эчеп хо- зурлану өчен аллы-гөлле келəм, сабый бала караватына япмалар, бишеккə җəю өчен матрас-җəймəлəр дисеңме - тагын əллə нинди хикмəтлəр, санап бетергесез...Менə өстəл өстендə ике матур кəрзин, эчлəрендə төрле матур җеп йомгаклары ята. Баксаң, бу кəрзиннəр иске кəгазь битлəрен бөтереп, төрле төслəргə буяп, лак белəн катырып башкарылган икəн, лəбаса. Исең китəрлек инде! Гомумəн, үз күзең белəн күрмəсəң, сөйлəп-аңлатып бетерерлек түгел. Роза ханымнан: "Шəһəрдəшлəребез сезне ныклы тормышлы, кибетлəр тоткан ханым буларак белəлəр. Ничек болай кул эшлəре белəн шөгыльлəнергə дə вакыт табасыз соң?" - дип сорыйбыз. "Бу эш белəн шөгыльлəнə башлавымның төп сəбəбе - бармакларым бик авырлык белəн генə хəрəкəт итə башлады. Табиблар миңа күбрəк кул эше белəн шөгыльлəнергə киңəш бирделəр, - ди Роза ханым. - Менə шулай итеп, Ходай рəхмəте белəн, авыруымны да җиңдем, күңелемə җан ризыгы да таптым. Берничə төрле машинкам бар, аерым бүлмəм, шунда эшлим, иҗат итəм, күп нəрсəгə интернеттан өйрəндем. Кул эшлəремне балаларыма, дусларыма, якыннарыма бүлəк итəм. Аннан соң, без - мөселман хатыннары бернəрсəне дə исраф итмəскə тиеш бит. Мин дə шулай, бернəрсəне дə ташламыйм. Менə бу суккан палас иске майкалардан, кирəге калмаган чүпрəк-чапрактан ясалды", - дип, Роза ханым яртылаш əзер паласны сугып та күрсəтте. Күрсəнə, юктан бар итү менə ничек була икəн ул! Əйе, чын-чынлап, Роза ханым матди һəм рухи дөньяны бербөтен итеп яши белүче камил кеше икəн бит. Ике дөньяны тигез күреп, Аллаһ ризалыгы өчен яши ул. Кадерле райондашлар, шəһəрдəшлəр! Һəммəгезне дə ихлас күңелебездəн Татар мəдəният үзəгенə Роза ханым Шафикованың оста куллары иҗат иткəн кул эшлəре күргəзмəсен карарга чакырабыз. Күргəзмə ай азагына кадəр эшлəячəк.
Флюра ШƏРИПОВА,
Татар мəдəният үзəге директоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа