“Ингика” – балалар янында
Бөгелмәдә һинд биюләрен пропагандалаучы популяр төркем менә шундый матур исемне йөртә. Һинд теленнән ул "хәрәкәтнең сыгылмалылыгы" дип тәрҗемә ителә. Халыклар бердәмлеге көнендә әлеге төркем "Ялкын" приютында тәрбияләнүче балалар өчен "Һиндстан һәм Татарстан - тугандашлар" дип исемләнгән чара уздырды.
Интерактив сәяхәт рәвешендә оештырылган уен формасындагы әлеге чарада түгәрәк җитәкчесе Галина Соколова балаларга һинд биюләренең юнәлешләре, бу илнең изге хайваннары, традицион мәдәнияте турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Малайлар һәм кызлар, шул рәвешле, төрле штатта бию характерының төрлелеге турында мәгълүмат алдылар: мәсәлән, корылыклы һәм комлы җирле Раджастхан төбәгендә - бию киемнәре бик ачык төстә, ә менә "Бхаратанатьям" классик һинд биюендә тәннең бар күзәнәкләре тигез хәрәкәттә була икән. Приютта тәрбияләнүчеләр Һиндстан киноиндустриясенең, атаклы Голливудны да узып, алдынгы урында икәнен ишеткәч, хәтта гаҗәпләнделәр дә әле. Очрашу күпсанлы биюләр белән бик оста үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа