Бугульминская газета

Бөгелмә районы

Рус Тат
Мәдәният

Илшат Вәлиев килә безгә!

Газетабызда 1 октябрьдә шәһәребезгә җырчы Илшат Вәлиев килүе турында белдерү күреп, бик шатландым. Узган ел ноябрь аенда Техника йортындагы концертына очраклы рәвештә генә барып эләгеп, үзем өчен яңа җырчыны ачкан идем мин.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.
Татар эстрадасында яшь башкаручылар бихисап күп һәм, яшереп тормыйм, аларның күбесен мин белмим дисәм, әллә ни хата булмас. Белер идем бәлки, әгәр барысы белән дә кызыксынып, даими тыңлап торсам. Тик арада бирелеп, яратып тыңлардайлары бик аз дип саныйм. Тыңлый башлауга, күбесенең җыр сүзләре гайрәтемне чигерә. Менә бер мисал: уйлап кына карагыз, "чәчәк сипкән гөлләр кебек, тигәнәк басулары" дип, туган авылын мактап җырлаучы кызга сез ни әйтер идегез? (Әллә "гөләп" диме, ничә ишетсәм дә, сүзен һич аңлый алмыйм). Юк, сүз "Тигәнәк" исемле авыл турында бармый шул, "Үрнәк авылы" басулары турында ул җыр. Моны туган авылга мәдхия дип түгел, туган авылыңдагы хуҗасызлыкка һәйкәл дип кенә карарга була. Әле менә шушы көннәрдә тагын бер яңа "шедевр" тыңладым: "Йом, әни, күзләреңне", - дип ялварамы, үгетлиме шунда берәү... Ә бит татар кешесе бу сүзләрне җыр итеп җырлап булмаганын аңларга тиеш иде. Бер республика газетасы язгандай, әллә язучысы, әллә башкаручысы, әллә тыңлаучысы "шыр тиле" шунда...
Аннары бүгенге җырчыларның күбесенең тавышлары бер үк төсле булып тоела миңа. "Колагыңа аю баскандыр си-нең" дияр инде бу юлларны шул башкаручыларның берәрсе укыса. Юк, икесенә дә алай ук каты басмаган басуын, чөнки студент елларымда М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры концертмейстеры, профессиональ музыкант Ирнис Рәхимуллин җитәкчелегендәге Казан Дәүләт университетының хор капелласында биш ел "альт" партияләрен үзем дә җырлап, 40 - 50 кеше арасында тавышны тавышка "сүтеп җыйган", Чистай мәктәпләренең берсендә укытканда укучы балаларымнан төркем оештырып, шәһәр смотрларында катнаштырып, призлы урын алган чаклар да бар иде. Хәтерләүчеләр булса, үзебезнең төбәктә эшләгән "Сандугач" радиосы дулкыннарындагы "Җырлыйбызмы, җирлибезме?" тапшыруында "музыкаль эксперт" вазифасын да ышанып тапшырганнар иде әле бер чорда. Шуңа күрә, махсус музыкаль белемем булмаса да, үземне шактый таләпчән тыңлаучы дип саныйм һәм, ышаныгыз, кемнеңдер иҗатына гашыйк булам икән, моңа үземчә саллы дәлилләрем дә бар.
Илшат Вәлиевны халыкчан җырчы булганы һәм гадилеге өчен яраттым мин. Беренче чиратта, моңында һәм җыр сүзләренә таләпчән булуында чагыла аның халыкчанлыгы. "Шаккатыризм"нар белән мавыкмыйча, тыйнак кына эшләве, йөрәк түреннән чыккан табигый моңы, Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сәләте тарта. Татар халык җырларына, шулай ук ретро җырларга мөрәҗәгать итүе дә үзенчә аның. Дөрес, башка яшь башкаручылар да элекке җырларны репертуарларына еш кертә хәзер. Тик, сез дә игътибар итми калмыйсыздыр, күбесе ул җырны без ишетеп күнеккәннән арттырып җырлый алмый, кайберләрен тыңлаганда хәтта: "Никләр генә бозды икән?" - дип тә куясың. Тамашачыларны аларның яшь чагында тыңлап үскән көйләре белән җәлеп итәргә тырышканнан гына башкара инде бу моны, дигән уй килә. Ә менә Илшат Вәлиев күңеле, җаны шуны сораганга җырлый "Урман", "Һаман яратам" кебек җырлар-ны һәм үз мелизмнары белән, үзенчә җырлый, йөрәккә үтеп керерлек моңлы итеп җырлый. Аны инде "теге заманда" башкарган җырчы, йөрәгеңә якын булып кереп калган җыр белән чагыштырып утырмыйсың, ә рә-хәтләнеп тыңлыйсың.
Әле менә җырчының үзе башкара торган җырларны үзе аранжировкалавы, җырлар да иҗат итәргә омтылуы турында белеп алдым. Аның иҗаты белән кызыксынуым тагын да көчәя төште.
Җырчының: "Эстрадада татар рухын сакларга иде!" - дигән фикере дә аңа булган хөрмәтне бермә-бер арттырды. Узган ел ул милли хәзинәләребезне барлау, саклау һәм пропагандалау өчен ихлас эшләүче яшьләр - Ринат Гыйләҗев җитәкчелегендәге "Сорнай" ансамбле белән килеп, шатландырган иде. Быел төрле төбәкләрдән иҗатташ дусларын җыеп килә икән. Илшат Вәлиевның зәвыгына, таләпчәнлегенә ышанганыма күрә, мин аларны да күрмәс-ишетмәс борын ук яратып өлгердем бугай инде... Хәзер менә түземсезлек белән концерт көнен көтәм.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса