Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

“Ихлас“лар турында ихлас күңелдән

15 март көнне 26 нчы елын Бөгелмә халкына мәдәни хезмәт күрсәтүче "Ихлас" халык фольклор ансамбле Техника йортында үзенең иҗат концерты белән чыгыш ясады.

Бу көнне җыр-моң сөюче дуслар, барлык мәшәкатьләрен читкә куеп, җырчыларның иҗат концертын карарга ашыкты. Тамашачылар рәхәтләнеп яңа концерт программасын карап, ял иттеләр. Мин дә булдым бу концерт кичәсендә, бер дә үкенмим. Күңел бит җыр сорый. Бу кояшлы язгы көндә өйдә түзеп утырып кара. Килмәгәннәр үзләренә үпкәләсен. Китапханә каршында эшләп килүче "Ак тирмә" башкорт клубы кызлары белән сәхнәгә менеп үзләрен котлап та төштек әле.

"Ихлас" халык фольклор ансамбле җырчылары Сәгыйдә Гыймаева, Алмазия Ханнанова, Әлфия Нурмөхәммәтова, Сания Садыйкова, Рәфис Мунтин, Рәсимә Кәлимуллина, Илшат Тимкин, Ришат Габдрахманов тамашачыга үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр. Халык, һәрбер җырчының чыгышын көчле алкышларга күмде."Сандугач","Шатлык","Бөркет" балалар вокаль ансамбльләре үзләренең дәртле җырлары белән тамашачы мәхәббәтен яуладылар. Кыскасы, халыкның җыр-моңга сусаганы сизелә иде. Концертны бик җанлы итеп "Ихлас" халык фольклор ансамбле җитәкчесе уңган-булган , ярдәмчел, чибәр керәшен кызы Людмила Габдрахманова алып барды.

Бу ансамбль белән мин Кәримә апа Сираева җитәкчелек иткәннән бирле хезмәттәшлек итәм. "Ихлас"лар безнең "Халыклар дуслыгы" китапханәсендә оештырылган чараларда да бик теләп катнашалар. Алар катнашкан һәр кичә безнең китап сөюче дусларыбызга да күңел җылысын бирә, мәгънәсен баета. Алар булмаса, безнең шигърият, әдәбият кичәләре никадәр коры булыр иде. Үзләре укучыларга үрнәк булып торып, яңа үрләргә әйдиләр алар. Иң җылы сүзләрне аларның һәркайсы турында аерым әйтеп була. Афәрин үзләренә. Дөресрәге, армый- талмый бар көчләрен биреп, Бөгелмә халкына хезмәт итәләр. Аларга ныклы саулык, гаилә бәхете, җан тынычлыгы, иҗат уңышлары, тормышларында сөенечле мизгелләр кичереп, балаларының, оныкларының уңышларына шатланып, хәерле гомер кичерүләрен телим. Әлбәттә, яңа җырлар көтеп калабыз.

Әлфирә ӘГЪЗӘМОВА,
"Халыклар дуслыгы" китапханәсе хезмәткәре,
"Ак тирмә" башкорт клубы җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса