Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Гомерем минем моңлы бер җыр иде...

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук хөрмәт уятырлык шәхесләр була.

                                      Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

                                      Һәм үләргә кыю ир булып

                                      Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

                                      Үлемем дә яңгырар җыр булып.

 

   Шундыйларның берсе - олылар һәм балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән татар халкының бөек улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, онытылмаслык бөек шагыйрь, Муса Җәлил.

- Гомерем минем моңлы бер җыр иде,- ди шагыйрь. Безнең өчен аның исеме дә җырга әверелде, республикабыз чикләрен үтеп, бөтен дөньяга яңгырады. Кешеләр аның тоткынлыкта, үләр алдыннан иҗат иткән шигырьләрен укып, таң калды, аларны шагыйрьнең сынмас рухы, көче сокландырды.

    Аның исеме бөтен дөньга билгеле, шигырләре һәм биографиясе  вакыт узу белән еллар арасында югалып калмыйлар, киресенчә, яңа яклары белән ачылып, укучыларда кызыксыну уяталар.

    Февраль аенда - Муса Җәлилнең туган көне, шушы уңайдан Халыклар дуслыгы китапханәсендә “Гомерем минем моңлы бер җыр иде...” дигән әдәби кичә үткәрелде. Кичә Нәбирә Гыйматдинованың “Ул мине йөрәгендә саклар” дигән әсәренә таянып эшләнде.

      Кичәгә олы буын кешеләре һәм мәктәп укучылары килделәр. Күпләр өчен Муса Җәлилнең биографиясе өр-яңа яклары белән ачылды. Чара тулысы белән аның икенче хатыны Зәкиягә һәм кызы Люциягә багышланган иде.

Китапханә кунаклары зур кызыксыну белән Муса Җәлилнең, Әминә исемле хатыныннан кала, тагын Рауза һәм Зәкия исемле хатыннары, Чулпан кызыннан кала, тагын Альберт исемле улы һәм Люция исемле кызлары булуын да белделәр.

    “Зәкия апа миңа моңарчы беркемгә дә күрсәтмәгән хатларны да укыткан иде. Латин хәрефләре белән язылган Җәлил хатлары... Мин аларны тыныч кына укый  алмадым ул чакта. Ул хатларда шагыйрьнең  теткәләнгән йөрәк авазы да, өзгәләнү-бәргәләнүләре дә, кызы өчен янып-көюләре дә бар...” – дип яза Нәбирә Гыйматдинова.

 Әйе, язмыш кешеләрне кая гына илтеп ташламый да, кеше башлары нәрсә генә күрми.

 Чара барышында шагыйрьгә багышланган “Ул мине йөрәгендә саклар!” дигән презентация күрсәтелде, Зилә Сөнгатуллина башкаруында Муса Җәлил сүзләренә язылган “Сагыну”, Мөнирә Булатова башкаруында “Дулкыннар” җырлары, Ирек Баһманов башкаруында “Кызыма”, Фәнис Җиһанша башкаруында “Ышанма” шигырьләре яңгырады. Ә Дамир Галиев башкаруында “Вәхшәт” шигырен тыңлаганда, зур тетрәнү кичерделәр, күбесенең күзләрендә яшь иде.

       Кичә азагында китапханәчеләр “Муса Җәлил - халык улы ” дип аталган күргәзмә белән таныштырдылар.  Аның төп максаты – шагыйрь шәхесе, иҗаты һәм батырлыгы турында тулы мәгълүмат бирү, шуңа күрә Муса Җәлилнең үзен һәм үз чорын чагылдырып, төрле жанрларда иҗат иткән әсәрләре куелды.

 

 

                                                                     Миләүшә МИНҺАҖЕТДИНОВА

                                                                     Халыклар дуслыгы китапханәчесе

                                                                      Лилия РЕЗАТДИНОВА фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса