Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Газиз əнкəй эшен дəвам итеп

Әссәламегаләйкүм, хөрмәтле якташлар! Сүзем 5 февральдә Татар мәдәният үзәгендә уздырылган кичә турында иде. Сез тыңлагыз,мин сөйләем дигәндәй, бу матур күренеш турында язмый калсам, күңелем тыныч булмас, килми калган, күрми калган кешеләргә ишшетерәсем килде. Татар мәдәният үзәгендә нәрсә булса да - концертмы, җыелышмы, очрашумы - минем өчен барысы да бик әһәмиятле....

 

Әссәламегаләйкүм, хөрмәтле якташлар! Сүзем 5 февральдә Татар мәдәният үзәгендә уздырылган кичә турында иде. Сез тыңлагыз,мин сөйләем дигәндәй, бу матур күренеш турында язмый калсам, күңелем тыныч булмас, килми калган, күрми калган кешеләргә ишшетерәсем килде.

Татар мәдәният үзәгендә нәрсә булса да - концертмы, җыелышмы, очрашумы - минем өчен барысы да бик әһәмиятле. Безнең шәһәрдә аны иң матур, җылы, ягымлы урын дияр идем. Ә бит күпләр бу бәхеттән мәхрүм,килмиләр, күрмиләр. акча түләмибез, югыйсә, матур кешеләр күрәбез, ул Эдуардның җырлавы үзе генә дә ни тора бит! "Казан сөлгесе" җырын яңгыратып, кичәне башлап җибәрүче дә Эдуард булды. Флюра ханым - абруйлы җитәкче, һәрбер чараны да җиренә җиткереп оештыра, рәхмәт. Өске каттагы фойеда зал тулы чигү эшләре, бәйләгән, суккан, теккән әйберләр күп һәм аларның барысы да матурлар. яшьләрне дә чакырганнар, анысы тагын да яхшы. Укучылар, яшьләр минем бәйләгән, чиккән кул эшләремне яратып карадылар. Ә мин аларга кулъяулык чигү турында аңлатам: "менә дүртпочмаклы ак тукымага ике күгәрчен чигеп: "Сакла, югалтма!" - дип, егетеңә бирсәң, ул аны гомере буе куен кесәсендә саклаячак", - димен. Ә егет, елмаеп карап, безне тыңлап тора. шул рәвешле яшьләрне кызыксындырып, тәрбия бирсәк, гореф-гадәтләребез югалмас иде.Кибеттә хәзер бар нәрсә да бар дип, бүген барыбыз да кул селтәдек. Әйе, бар, ләкин үзебезнекен - безгә генә хас матурлыкны югалтмаска иде. Әниләребез, йон эрләп, оек-бияләй бәйләп, киендереп, 7 - 8әр баланы исән-сау үстерделәр. шул тирән мәгънәле тәрбия нәтиҗәсендә, матур да, сәламәт тә булып үсте безнең чор балалары. Хәзер исә тамак тук, өс бөтен - байлык җыябыз. Ә бит гомер бер генә, уза да китә. Кайберәүләр әйтер: "Утыршунда вакыт уздырып, чигү чигеп!" - дияр. ләкин мин килешмим. Тарих һәм милләт хакына, узганнарга хөрмәт йөзеннән, газиз әниләрнең һөнәрләрен югалтмаска иде.
Бәдия КӘБИРОВА.
Элеонора Хәбибуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса