Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Фирдүс Тямаев 86 яшьлек бабасын яклады

"Бабайга 86 яшь! Егетләр кебек! Аллага шөкер!" - дип язган инстаграмына Фирдүс Тямаев. Җырчыны социаль челтәрдә күзәтеп баручы укучылар шундук бабайның егетләрчә яшь күренүенә игътибар итте. "Фирдүстән яшьрәк күренә" дип язучылар да, "сакал җибәрсәң, син дә бабаңның копиясе буласың" диючеләр дә булды. Әмма тискәре комментлар да булмый калмый. Шуларның берсенә...

"Бабайга 86 яшь! Егетләр кебек! Аллага шөкер!" - дип язган инстаграмына Фирдүс Тямаев. Җырчыны социаль челтәрдә күзәтеп баручы укучылар шундук бабайның егетләрчә яшь күренүенә игътибар итте.

"Фирдүстән яшьрәк күренә" дип язучылар да, "сакал җибәрсәң, син дә бабаңның копиясе буласың" диючеләр дә булды.

Әмма тискәре комментлар да булмый калмый. Шуларның берсенә җавап итеп Фирдүс болай дип язган: "Венера!!! Минем бабайның битеннән көлергә беркем рөхсәт бирмәде". Венераның язуын тапмадык. Мөгаен, аны Тямаев бетереп аткандыр.

Сүз уңаеннан, фотодагы бабай - Фирдүснең әтисенең әтисе. Ә әнисенең әтисенә 93 яшь икән!

http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса